Корпункт:
Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Елена Шахмаева бүген зур юбилеен – 95 яшен билгеләп үтте. Күркәм традиция буенча юбилярны район җитәкчелеге. аерым алганда, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина фатирына барып котлады, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Елена Алексеевна шәһәрдә төрле предприятиеләрдә хезмәт куя, шулай да шактый еллар шикәр заводында эшли, лаеклы ялга да шуннан китә. Шунысы игътибарга лаек, аны котларга “Зәй шикәре” АҖ генераль директоры Антон Трошин да килде. Ул ветеранга тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Николай Шамионов