Зәйдә 22 июнь иртәсендә иртәнге сәгат 4тә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында «Хәтер шәме» акциясе узды.
Бүген – 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды. Бөтенләй көтмәгәндә башланып киткән сугыш илебез халкын аптырашта калдыра. Илебез мәктәпләрендә чыгарылыш кичәсе узыдырылган, авылларда Сабантуйлар гөрләгән көннәрдә башланып киткән сугыш бик күп ирләрне, яп-яшь егетләрне һәм кызларны үзенә суырып ала.
Зәйдә 22 июнь иртәсендә иртәнге сәгат 4тә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында «Хәтер шәме» акциясе узды.
Яшьләр учреждениеләре хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм патриотик берләшмәләр һәйкәлгә чәчәкләр куеп, «Хәтер шәмнәре» кабыздылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Тагын бик күп еллар үтәр, буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

