Корпункт:
Зур Нөркәй авылы мәдәният йортында Геройлар көненә багышлап кичә үтте. Кичәгә "Хезмәт даны" ордены кавалерлары, элемтәче Феликс абый Шәрәфетдинов һәм сыер савучы Дамирә апа Габдрахманова чакырылдылар. Алар кыскача гына үзләренең хезмәт юллары белән таныштырдылар. Соңыннан балалар үзләре язган иншаларын укыдылар.

