Апас районы Зур Күккүз авылы китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә тыл ветераны Шайхеддинова Наҗия Шигаповна йортында "Җиңү байрагы" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.
Кичәдә Наҗия Шайхуддинова авыр сугыш елларында калган бала чагы турында сөйләде. Җиңү көнен каршылагандагы матур кичерешләре белән дә уртаклашты:
–Мин яшьлегемне искә төшерсәм, авыр сугыш еллар күз алдымнан узалар. Ул еллар бик авыр булды. Финләндия сугышындагы абыйм кайткан гына иде. Бик авыр хәсрәтләр алып килде бу сугыш. Ул елларда көчле ир-атлар сугышта, хатын-кызлар, балалар бергәләп эшләдек. Без кечкенә балалар булсак та, зур эшләр эшләргә кушалар иде, кайда әйтсәләр, шунда эшләдек: Үгезләр, атлар җигеп чәчү орлыклары ташырга туры килде, җәй көне арба белән барсак, кышын чана тартып бара идек. Кырга өлкәннәр артыннан башак җыярга бара идек, бүлеп бирелгән җирдә башак калса, кара тактага язып куялар, ә әйбәт эшләүчеләрне матурлап стенгазеталарга язалар иде. Телефоннан: “Бүген җиңү килде, авыл башлыкларына әйтергә, флаглар элергә”- диделәр. Без иртә белән бергәләшеп, зур шатлыклар белән, горурланып кәнсәләр түбәсенә Кызыл байрак элдек. Шулай итеп, бу шатлыклы җиңү хәбәрен “Сугыш бетте, сугыш басылды”, - дип урам буйлап кычкырып кайттым,” - дип сөйләде Наҗия Шайхеддинова.
Бу кичәгә әзерлек итеп алдан рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар Наҗия апа янына үзләренең рәсемнәрен дә алып килгәннәр иде. Кичәнең азагында Наҗия апа белән рәсем конкурсына нәтиҗә ясадык, бүләкләр тапшырылды.