- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Бүген, 22 июнь, - Кайгы һәм хәтер көне. Бу көнне илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, фашизм китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңартыла. Бу уңайдан Җәлил поселогында да митинг үткәрелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин илебез азатлыгы өчен башларын салганнарны искә алды, аларның кешелек хәтереннән мәңге җуелмаячакларын билгеләп үтте. Поселок ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова, сугыш ветераны Геннадий Марсианов моннан җитмеш ел элек ата-бабаларыбыз яулап алган тынычлыкның кадерен белергә чакырдылар. Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.