1944 елның 25 августында Өченче рейхның икенче Империя суды карары нигезендә Плетцензее төрмәсендә “Идел -Урал” легионындагы татар төркеменең 11 кешесе үтерелә. Алар арасында безнең якташыбыз Зиннәт Хәсәновта бар.
Зиннәт Хәсәновның Берлинда табылган үлем таныклыгында
“Куфман (сәүдәгәр) Зиннәт Хәсәнов –мөселман, торган урыны Едлино (Польша) ... Мәрхүм 1916 елның 16 декабрендә Казанда (Россия) туган. Атасы – Хөснулла Хәсәнов. Анасы – Хәнифә Хәсәнова, кыз чактагы фамиялиясе Дәүләтшина. Икесе дә Казанда яшиләр: Сарман, Иске Кәшер Кәшер. Мәрхүм өйләнмәгән булган”, - дип әйтелгән.
Ләкин Сарман ягыннан легионда тагын бик күп кеше була. Шулар арасында:
Шәмсин Мәгсүм Шәмсимөхәммәт улы 1914 елда Сарсаз Тәкермән авылында туган. 1943 елда Белгород янында әсирлеккә төшә. 1945 елда французлар ягына чыга. Марсель шәһәрен азат итүдә катнаша.
Хәйруллин Гөкәшә Хәйрулла улы 1918 елда Яхшыбай авылында туган. 1940 елда Кызыл Армиягә алына. Әсирлеккә төшкәч, татар легионында була. “Идел-Урал” газетасында күп санлы шигырьләрен бастыра. Илгә кайткач, Сталин төрмәләрендә утыра. Аннан соңгы елларда төзүче булып эшли, Казан шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. 1987 елда вафат.
Зарипов Ситдик Зариф улы Илексаз авылында туган. “Идел-Урал” легионының 723 нче батальонында була. Кайткач, Копейск машина төзү заводында эшли. Соңрак колхозда тегермәнче, газчы, электр белән ябыштыручы була. 2002 вафат.
Забиров Раян Ризатдин улы Анак авылында туган. Татар легионерлары өчен чыгарылган “Идел-Урал” газетасының рәссамы була. 1948 елның 1 октябрендә вафат була.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее