- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
2 гыйнвар көнне Җәлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Бибихәдичә Имаметдин кызы Андреева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Районыбызда, шулай ук Җәлил бистәсендә дә өлкән буын вәкилләрен, сугыш һәм хезмәт ветераннарын олуг бәйрәмнәре белән котлау күркәм гадәткә әйләнде. Бу көнне юбилярны тәбрик итәргә Җәлил поселкы муниципаль берләшмәсе башлыгы Ленар Мирсаиф улы Бадиков килде.
- Бибихәдичә апа! Сезнең илебез азатлыгы өчен көрәштә лаеклы өлеш кертүегезне, сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын торгызудагы тырыш хезмәтегезне һәрвакыт җитәкчеләр истә тота. Сезнең буын данлы тормыш юлы узган, сезнең фидакарьлеккә сокланабыз. Чын күңелемнән сезгә сәламәтлек, алдагы көннәрегездә дә балаларыгызның игелеген күреп яшәү насыйп булсын, дип җиткерде Җәлил бистәсе башлыгы Л.М. Бадиков. Шулай ук җитәкче тыл ветеранына РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын һәм район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улының, Җәлил администрациясенең бүләкләрен дә тапшырды.
Бибихәдичә апага сугышның ачысын да төчесен дә татырга туры килә. 15 яшендә тракторчы булып эшли башлый. Сугыштан соң тегүче була. Тормыш иптәше Александр Андреевич (кызганыч, бүгенге көндә вафат) белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр.
Аллага шөкер, сугыш еллары артта калды, ул авыр вакытлар турында сөйләргә яратмыйм, исемә төшкәндә күзгә яшьләр килә, ди. 90 яшен тутырган тыл ветераны яшәүнең мәгънәсен гаиләдә, балаларда, оныклары һәм оныкчыкларында күрә. Безнең буын кешесе һәр көннең кадерен белеп яши. Гомернең һәр минуты кадерле, шуңа күрә аның тәмен белеп, гөрләтеп яшәргә кирәк, ди юбиляр Бибихәдичә апа.
мәгълүмат http://sarmanovo.tatarstan.ru сайтыннан алынды