- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
“Әнием гомер буе эш аты булды. Җитмеш яшенә кадәр колхозда эшләде. Монысы – ир-ат, монысы хатын-кыз эше дип тормады, барысын да шушы кечкенә җилкәсендә күтәрде“, – диде Яңа Эсләккә Мәдинә әби ГАЛЛӘМОВАның 90 яшьлек юбилеена баргач кызы Дәнисә.
Башкортостан кызы Мәдинәнең туган авылы су басу зонасына эләккәч, алар Удмуртиянең Каракүл районындагы Гремячево авылына күченәләр. Әмма гел урыслар гына яшәгән бу авылны татар гаиләсе үз итми һәм алар 1975 елда Яңа Эсләккә киләләр. Гомер буе апасы Кәримә белән бергә яши Мәдинә апа.
– Авылда апа белән әнкәйнең кояш белән торып, өйдәге эшләрне карап, аннан колхозга эшкә китүләре, аннан кайтып тагын хуҗалык эшләренә “чумулары“ – әле дә күз алдымда. Безнең кызлар җәйге каникулга кайткан вакытта инде өлкән яшьтә булсалар да эшкә киткәнче печән чабып кайталар, мич ашы пешерергә өлгерәләр иде. Гомер буе авылда “кечкенә генә, ә үзендәге көч-куәт“ дип әнкәйгә сокланып сөйләделәр, – ди Дәнисә апа.
– Хезмәт яратуыма кечкенәдән ятимлектә үсүем сәбәп булгандыр. Әти-әни яшьли вафат булгач, ачка бик интектек. Бау ишеп Каракүл базарына сатарга алып килә идек. Ничек тә көн күрергә тырыштык, – ди Мәдинә әби.
Хәзер муллыкта, тынычта, кадер-хөрмәттә яшәвенә сөенә. Сарапулда гомер кичерүче кызы белән кияве Рәсим тәрбиясендә олы кунак ул.
– Әби гомер буе без һәм безнең балалар дип яшәде. Дүрт кызыбызны үстерүдә олы терәк булды. Шуңа гомер көзендә без аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә бурычлы, – ди кияве Рәсим.
Гомер иткән нигезен сагына башласа, балалары Яңа Эсләккә алып кайталар. Биредә берничә көн булганнан соң янә Сарапулга алып китәләр.
– Инсульт булгач хәтере начарайды. Аңа кадәр әле өендә ялгызы яшәде. Бакча да үстерде. Малларны да җитмештән соң гына бетерде, – ди Дәнисә апа.
Хәзер инде Мәдинә әби картлыгында олы терәк булган кызы белән киявенә сәламәтлек, тигезлек теләп дога кыла. Бәйрәме белән котларга килгән Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов бүләкләр тапшыргач та сөенеченнән күзләре яшьләнде аның.
– Мине шатландырган өчен Ходай үзегезне олыласын. Эшләрегез уң булсын, – дип озаклап дога кылды ул.
Миләүшә Ягъфәрова