Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов тыл ветераны Мәҗүдә әби Арасланованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котладылар.
Биектау районында туып-үссә дә, гомер көзендә Мәҗүдәне язмыш Әгерҗе районы белән бәйли. Оныгы Марина белән алар Иж-Бәйкидә йорт сатып алалар һәм берничә ел биредә яшиләр. Соңыннан оныгы аны Ижауга алып китә. Әби анда инсульт кичерә. Бер ай элек Марина әбисен пансионатка урнаштыра.
– Оныгым бик еш килеп хәлемне белә. Миңа хәзер тәрбия кирәк, балалар. Аякларым да, кулларым да тыңламый. Ә монда бик тәрбиялиләр. Урын-җир дә чиста, ашату да әйбәт. Марина эштә булгач, өйдә көне буе ялгызым нишләр идем, – ди Мәҗүдә әби.
Юбилее көнне дә Мәҗүдә әби оныгын көтә иде. Ә Әгерҗедән көтмәгәндә кунаклар килеп кергәч, ул сөенеченнән елап та җибәрде. Җитәкчеләр тапшырган бүләкләргә дә бик сөенде әбекәй.
...Әмма пансионаттан чыкканда күңелне авыр уй биләп алды. Ходай озын гомер биргән икән, картлыкны да сәламәт булып уздырырга насыйп булсын, кеше кулларына калып, җиде ятларның күзенә тилмереп карап ятарга язмасын иде. Балаларыбыз миһербанлы булып, ата-ана хакын хаклап яшәсеннәр иде...
Миләүшә Ягъфәрова