Кешелек яралганнан бирле сугыш һәм ау белән көчле затлар - ир-егетләр шөгыльләнгән. Эмма илгә куркыныч янаганда хатын-кызлар да, кулларына корал алып, дошманга каршы күтәрелгән. Бу язма Бөек Җиңуне якынайткан якташларыбыз - медицина хезмәткәрләре турында.
АЛГЫ СЫЗЫКТА
"Фашистлар белән каракаршы бәрелештә мылтык штыгы белән дә сугышырга туры килде хәтта", - дип сөйләп калдырган Исәнбай авылы кызы Фәридә Корбангалина туганнан туган сеңелләре Роза һәм Эльза Ижбулдиналарга. Медицина техникумын тәмамлау белән фронтның алгы сызыгына эләккән япь-яшь кыз, өстенә сызгырып килгән үлем ядрәләре коелганда яралы сугышчыларга беренче ярдәм күрсәтеп, күпме гомерне саклап калган. Сугыштан соң медицина институтын тәмамлап, табиблар династиясенең лаеклы вәкиле булып, медицина фәннәре кандидаты дәрәҗэсенә ирешә. Исәнбайга ялга кайткан вакытларында - авыл тынычлыгында төшләренә кереп йөдәткән сугыш күренешеннән, шәһәр шаушуыннан ял итүен сөйли, тыныч тормышның кадерен белергә васыять итә.
Исәнбайдан сугышта шәфкать туташы булып катнашкан кыю кызларның тагын берсе - Гөлчирә Ханнанова. Исэә-сәу әйләнеп кайткан кыз, Исәнбай егете Мирзиян белән гаилә корып, хезмәтен участок хастаханәсендә дәвам итә. Улы Назифны районда теш табибы буларак яхшы беләләр, озак еллар участок хастаханәсенең баш табибы булып та эшләде. Апасы Наирә Ижауда шәфкать туташы булды. Назифның улы да табиб һәнәрен сайлады. Табибә хатыны белән Апас районында яшиләр. Гомумән, Исәнбайда шәфкать ияләре династияләре уннан артыктыр.
ЗЕНИТЧЫХАЛИДӘ
Курск юнәлешендә Мәскәу күген зенитчы булып саклаган Халидә Ситдыйкова озак еллар локомотив депосында эшләп лаеклы ялга чыккач, район санэпидемстанциясендә хезмәт куйды. Ветераннар очрашуында: "Халидә апа, курка идеңме сугыш вакытында?" - дип сорагач: "Сугышка күнегеп булмый инде ул. Белгән догаларны укып, йөрәгеңне учыңа кысып, дөрес төбәп атарга кирәк", - дигәне истә калган.
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМНЕАЛАР КҮРСӘТКӘН
Үзәк хастаханәнең "ашыгыч ярдәм пункты”нда фельдшер булып эшләгән Александра Буренинаны күпләр хәтерлидер әле. Утны-суны кичкән кызны сугыш уты бернәрсәдән дә курыкмый торган кыю холыклы итеп чыныктырган. Ул һәм Девятерня төбәгендә фельдшер булып эшләгән Факия Набиуллина, Хәят Моратова, Исәнбайдан Фәүзия Ризванова, Мөнәзәһә Мухъянова, Хәдичә Мухъярова, Әгерҗедән Разия Арсланова, Рыс авылыннан Фатыйма Тукаева - алгы сызыкта беренче ярдәмне күрсәтеп, кул астында булган материаллардан ясалган "волокуша"ларда үзләреннән зуррак һәм авыррак яралыларны үзебезнең позициягә ташыган кыю кызлар.
Бомба төшеп туфрак белән күмелеп, бер колагы һәм кулы гына күренеп торган контузия алган кызыл-армиячене казып алып госпитальгә илтеп тапшыру-Александра Буренинаның хезмәтендә бер эпизод кына. Елын хәтерләмим, Петровна коткарган бу солдаттан бер Җиңу көненә Рәхмәт хаты килу - бик зур вакыйга булган иде.
Атналар буе юыну күрмәгән солдатларның тозланып каткан гимнастеркаларын ничек юып йомшарткандыр Миннеямал апа Әшәрәфҗанова, хәзер инде билгесез. Сугышчыларга аш пешерергә дә туры килә аңа. "Бомбежка" вакытында әзер ашка снаряд төшеп, ике-өч көн коры паек белән генә тукланганнарын да искә ала иде хирургия бүлегендә санитарка булып эшләгән фронтовик Миннеямал.
ГОСПИТАЛЬДӘ ЧЫНЫГУ АЛГАННАР
Шәһәребезнең нәкъ уртасында хәрби госпиталь оештырылган булган. Легендар шәхес - госпитальнең баш хирургы Петр Алексеевич Безукладников тыныч тормышта да бик күп кешеләрнең гомерен саклап калды. Госпитальдә көнне-төнгә ялгап эшләгән шәфкать туташлары Нәсимә Төхвәтуллина, Нәсимә Мәҗитова, Иж-Бәйки пункты мөдире - Казан госпиталендә хезмәт чыныгуы узган Рәкыя Тимербаева һәрчак төгәллекләре һәм җаваплы булулары белән аерылып тордылар. Хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булган Нәсимә Төхвәтуллинаның иртән эшкә килгәч тәрәзә кысасындагы тузанны ак мамык белән тикшереп йөргәнен хәзер риваять итеп кенә сөйлиләр инде.
Язмамда сугыш юлларын үтеп, янәшәбездә эшләгән, яшәгән дистәләп кеше генә искә алынды. Башкаларны коткарам дип, үз гомерләрен корбан иткән, чит җирләрдә башларын салганнар да байтак бит эле...
Рәмзия Шәймөхәммәтова