Быел илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75нче язын каршы алырга әзерләнә. Адәм баласының тулы бер тыныч гомере бит ул 75 ел...
Вакыт үткән саен, сугыш афәтен үз җилкәләрендә татыган батырларның сафы сирәгәя бара. Аларның исемнәрен исә һәр авылның түрендә урнашкан һәйкәлләр саклый. Ни кызганыч, бу ядкарьләр дә әкренләп искерә, әмма халык үзенең батыр улларын онытмый. Актаныш районы бирлекләрендә дә яз саен һәйкәлләр төзекләндерелә, яңартыла, бик искергәннәре урынына яңа “хәтер сакчылары” калкып чыга.
600дән артык газизен яу кырына озаткан Такталачык авыл җирлеге дә Җиңүнең 75 еллыгын яңа һәйкәл белән каршы алачак. 2019 елда ук башланган төзелеш эшләре инде ахырга якынлашкан.
- Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Узган гасырның 60нчы елларында сугышта катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә куелган hәйкәл инде вакытлар узу белән искергән, хәтер өчен үз ролен үтәрлек дәрәҗәгә дә туры килми иде. Сугышта катнашып, яу кырында ятып калган авылдашларыбызга беренче hәйкәлне канлы бәрелешләрдә исән калган иптәшләре куйса, хәзер аларның балалары hәм оныклары өчен яңа hәйкәлне без, безнең буын торгызырга тиеш. Вакытлар узып, безнең hәйкәлебез дә күп вакыйгаларның шаhиты булып, үзе янында төрле буын кешеләрен җыеп, йөз еллар узгач тагын бер мәрхәмәтле зат килеп аңа карап-карап торыр да, рәхмәтләрен әйтеп, яңарту турында уйланыр. Шул рәвешле, хәтер уты сүнмәс! - ди шушы җирлектә туып-үскән Марс Тимерхан улы, хәзәер инде Такталачык авыл җирлеге башлыгы.
Такталачык авылы уртасындагы һәйкәлнең тагын бер үзенчәлекле ягы – ул өч авылны берләштергән җирлектә бердән-бер. Җирлектән Бөек Ватан сугышына 614 кеше киткән. (Такталачыкның үзеннән – 395, Әҗмәт авылыннан – 145, Түмерҗәдән 74). Шуларның өч йөздән артыгына туган якларына кире кайту насыйп булмый, алар мәңгегә чит җирләрдә ятып кала, ә авылда, беркайчан да онытылмас истәлек булып, һәйкәл торгызыла.
10-15 ел элек җирлектәге Бөек Ватан сугышы ветераннары дистәләр белән исәпләнгән. 9 май бәйрәмендә аларның тезелешеп утырган елларын хәзер сагынып искә алар, чөнки бүгенге көндә авылда бер ветеран да исән түгел. Тыл ветераннары да унау гына.
Нигездә, Такталачыкта иртә яздан ук һәйкәлне төзекләндерү эшләре башкарылып чыккан. Көннәр җылынгач, һәйкәл мәйданчыгына чәчәкләр утыртасы бар – моны инде мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә эшләргә планлаштыралар.