- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Түмерҗә авылында гомер кичерүче Мирзариф Мирзанур улы җиһанга март кояшы күз кыса башлаган мәлдә аваз салган. Бүген, 5 март көнне, райондашыбыз үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Мирзариф Мирзануров быел, шөкер, туксанынчы язын каршы ала.
Гомер буе колхозда эшләгән Мирзариф аганың хезмәт юлы матур нәтиҗәләр белән хөрмәтле. Авылдашлары арасында да, гаиләдә дә, хезмәттә дә абруе зурдан була аның. Бәхетен үз туган җирендә тапкан райондашыбыз бүген дә ватанпәрварлык хисләренә тугры булып кала: 90 яшендә дә Түмерҗә авылында, төп нигезендә гомер кичерә ул. Гаиләсе белән Такталачыкта яшәгән кызы Рәмзияләргә дә кунакка гына килеп китәргә күнеккән ага.
Дүрт балага әти җылысы бүләк иткән ул. Элек-электән җирлектә үрнәк гаилә булып санала Мирзануровлар. Тормыш иптәше белән берлектә йөрәк пәраләрен чын кеше итеп тәрбияләүгә ирешә Мирзариф ага. Тик балалары гына кыска гомерле була: дүрт баланың өчесе, якыннарының йөрәгенә беркайчан да төзәлмәслек яра ясап, мәңгелеккә күчә. Әле бүген дә ата йөрәге килешә алмый бу югалтулар белән – юбилей көнендә дә аның күзләре яшьләнде, бала кайгысы онытыла торган түгел шул ул...
Бердән-бер кызы Рәмзия һәм кияве Рәсим Садыйковлар Мирзариф Мирзанур улын кадер-хөрмәттә яшәтәләр, йортларында аның урыны һәрвакыт түрдә. Бүгенге туган көнне дә гаилә зур бер бәйрәмгә әверелдергән. Күрше-күләннәрне чакырып, табын корган алар. Бәрәкәтле ризыктан сыгылып торган өстәл артында юбилярның гомер юлы барланды, истәлекләр яңарды.
Чал чәчле ил агасы район, җирлек җитәкчелеге тарафыннан да күпсанлы котлаулар кабул итте. Район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров гомеренең туксанынчы баскычына күтәрелгән юбилярга Россия Президенты В.Путинның һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатын, күчтәнәч кабын тапшырды.
Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров та туган көн иясен гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, аңа сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле картлык теләде, җирлек Советы исеменнән бүләген ирештерде.
Альберт Индәриф улы Мирзариф Мирзануровның күкрәгенә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан булдырылган медальне беркетеп, намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен юллады:
- Утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Җиңү өчен сез колхозда, тылда олы хезмәт куйгансыз, алны-ялны белми эшләгәнсез, рәхмәт сезгә, - диде ул.