- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңүгә – 75 ел! Шактый гына еллар узса да, сугыш елларының авырлыгы, илебезгә китергән кайгысы хәтерләрдән җуелмый. Аеруча өлкәннәребезнең истәлекләрендә дә ачык чагыла ул.
Бу көннәрдә Актаныш районда да Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, концлагерь тоткыннарына Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшырыла башлады.
Авыл җирлекләрендә юбилей медальләрен тапшыру чарасы 17 март көнне Яңа Әлем авыл җирлегендә дәвам итте. Бүгенге көндә җирлектә 15 тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Бу көнне 12 әлемле юбилей бүләкләрен кабул итеп алды.
- “2020 ел барыбыз өчен дә үзенчәлекле, быел Бөек Җиңүгә 75 ел. Хөрмәтле ветераннар, сезнең барыгызның да тормыш юлы төрле, әмма яшь чакта сезне уртак бәла - Бөек Ватан сугышы берләштергән. Сезнең буын кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы аркасында без бүген ирекле илдә яшибез. Бүген без сезгә утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Җиңү өчен сез колхозда, тылда олы хезмәт куйгансыз, алны-ялны белми эшләгәнсез, рәхмәт сезгә. Сез - җиңүчеләр! Без һәрвакыт сезгә тигезләшәбез. Сезгә нык сәламәтлек телим,- диде җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова, медальләрне тапшырган мәлдә.
Җирлекнең өч тыл ветераны исә хөкүмәт бүләкләрен якын көннәрдә алачак. Алар бүгенге көндә балалары тәбриясендә, күрше-тирә авылларда гомер кичерә.