Бүгенге көндә Актаныш авылында ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның берсе – Тимер Фәрди улы Фәрдиев. Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр иясе ул.
Зөбәер авылында туган райондашыбызның алты дистә елы Актаныш авылында үткән: Комсомол райкомында, партия райкомында эшләгән ул, хезмәт юлының шактый еллары төзү-монтаж идарәсе, районның газ оешмалары белән бәйле.
1925 елда туган Тимер Фәрди улы 2020 елда 95 яшьлек юбилеен каршы ала. Тормыш иптәше белән өч балага гомер биргән ветеран бүген ил-көннең иминлегенә, күкләрнең тынычлыгана шөкер кылып яши.
27 гыйнвар көнне Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов Бөек Ватан сугышы ветераны янында булып, хәл-әхвәлләрен белеште.
- Яшәеш зарланырлык түгел. Ни телисең, барысы да бар. Тыныч тормышның кадерен белеп кенә яшәргә кирәк!- ди, аяусыз сугышны кичеп, туган туфракка әйләнеп кайту бәхетен татыган Тимер Фәрдиев.