- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
9 май-Россиядә үзенчәлекле һәм изге дата. 2022 елда фашист илбасарларын җиңүгә 77 ел тула. Бу еллар дәвамында Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калган халыкның үлемсез батырлыгы турында хәтер безнең йөрәкләрдә яши.
Бу бәйрәм уңаеннан Татарстан авыл китапханәсендә «Җиңү тәрәзәләре»акциясе старт алды. Китапханәнең яшь укучылары тәрәзәләрне кәгазьдән киселгән чәчәкләр, язулар, рәсемнәр, Ак журавльләр һәм Мәңгелек ут силуэтлары белән бизәргә карар кылдылар. Тәрәзәдә сюжет булдыру өчен үз гаиләң, шәһәрең, өлкәң, илең тарихына күз салырга - аңларга, тоярга кирәк. Патриотизм һәм үткәнебезгә хөрмәт тәрбияли дә инде бу. Тәрәзәләр-көзгесе. Безнең йөрәкләрдә хәтер мизгелен саклап калу һәм алга таба тапшыру бик мөһим. Шуңа күрә без бу акциядә катнашырга булдык, сугыш аша үткән кешеләрне онытмаска өндибез.