Корпункт:
Шушы көннәрдә Шәрип авылында да Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә торгызылган һәйкәл тирәсендә төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Һәйкәл 71 шәрипленең якты истәлеген гәүдәләндергән.
Авылдагы әлеге батырлык символы койма белән әйләндереп алынган, тирә-юне чәчәкләр утыртыр өчен тәртипкә китерелгән. Мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре аны быел да буяп, Җиңү көненә әзерләгән.
Еллар шаукымы Шәрип авылы һәйкәлен дә аямаган, ул инде бүген шактый иске хәлдә. Җирлек башлыгы Риназ Шәрипов якын киләчәктә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне тулысынча яңартырга ниятли. Бу тизге гамәлгә халыктан җыелган үзара салым акчалары да тотылачак.