- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
26 февральдә Бүген АМР Советының зур залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова төп доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул әлеге көнгә багышланган һәм расланган чаралар планын яңгыратты.
Сугыш ветераннары – алар инде өлкән яшьтәге кешеләр. Аларның һәркайсын озак яшәүче дип әйтергә мөмкин. Кызганычка каршы, алар елдан-ел азая баралар. Әгәр былтыр безнең районда Бөек Ватан сугышында 90 катнашучы һәм инвалид булган булса, бүгенге көнгә алар нибары 72 кеше калды. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән башка категория гражданнар 1097 кеше теркәлгән. Алар арасыннан хезмәт фронтында катнашучылар – 1073 кеше, тол хатыннар-Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның гаилә әгъзалары – 102, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр – бишәү һәм концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары арасыннан - берәү.
Узган ел РФ Президентының “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында”гы Указы нигезендә Бөек Ватан сугышының 429 инвалиды һәм катнашучысы, шулай ук вафат булган ветераннарның тол калган хатыннары үз торак шартларын яхшыртты. Бүгенге көндә торак белән тәэмин итү исемлегендә фәкать 7 кеше генә бар. Моннан тыш, 15 сугышта катнашучы, шул исәптән тылда хезмәт куючы фатирларын ремонтлауга мохтаҗлык кичерә. Утырышта әлеге юнәлештә кирәкле эш күләме билгеләнде һәм аны башкаруның чик сроклары ачыкланды.
Инде хәзер үк 8 һәм 9 Майга чаралар планы эшләнә. Ленин мәйданында митинг, парад узачак, шулай ук Үлемсез полк баруы оештырылачак. Хәтер мәйданына чәчәкләр салыначак, Шишкин буаларында тарихи үзгәртеп кору тәкъдим ителәчәк. Шушында ук, кич белән бик соң, күккә бәйрәм салюты җибәреләчәк.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә кадәр 73 көн калды. Бу – аз срок түгел, әмма билгеләнгән эшләр күләмен исәпкә алсак, эленке-салынкы эшләп йөрергә безнең вакыт юк! Киләсе утырыш 11 мартка билгеләнгән.