Корпункт:
3 Б сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Ахмадуллина З. Р.) Җиңү көненә багышланган сыйныф сәгате үтте. Балалар Бөек Ватан сугышы турында күп мәгълүмат алдылар. Левитанның легендар тавышын ишеттеләр, сугыш турында җырлар тыңладылар, биеделәр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, китап һәм рәсемнәр күргәзмәсе әзерләделәр.Чара ахырында сугышта һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.