Корпункт:
Быел халкбыз Бөек Җиңүнең 70 нче язын каршылый. Ул мөгаен, илебез тарихында иң зур, иң кадерле, истәлекле, бар халыкларны берләштергән олы бәйрәмдер. Ул миллионнарча корбаннар бәрабәренә,- сугыш кырларында ятып калган, фашист концлагерларында, Ленинград блокадасында , тылда ачлык-ялангачлыктан үлгәннәр барәбәренә яуланды. Шушы изге бәйрәмне Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә бәйрәм чарасы итеп үткәрделәр.
Источник: Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе