Гөлчирә әби Борнаш авылында туып-үскән. Гомерен намуслы, тырыш хезмәткә багышлаган. Яшьтән авырлыкларны, юклыкны йөрәге аша үткәргән. Чордашлары белән беррәттән окоп казыган, урак урган, мәктәптә балалар укыткан. Тормыш иптәше Нәҗиб абый белән берлектә ил-көнгә лаек балалар үстергәннәр.
–17 яшемдә окоп казырга киттем. Яңгыр ява, караңгы көн. Салкынга түзә торган түгел. Бер фатирда 7 кеше тордык. Кышкы 42 градуслы салкыннарда да эшләдек. Аннан җәяү йөреп Дәвештә балалар укыттым. Юл 70 чакрымга җыела иде. Яланаяк, тузанга, җиргә басып йөргән буын без. Озын гомерле булуның сере дә хәрәкәттәдер, – ди Гөлчирә әби.
Бүген балаларына онык, оныкчыкларына киңәшче булып, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Балалары белән горурланып яши ул. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинның әнисе буларак, райондагы һәр вакыйганы, яңалыкны йөрәге аша үткәрә, ил яңалыклары белән дә танышып бара. Олы гомер бәйрәме уңаеннан Гөлчирә әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова, Каратун ветераннар Советы җитәкчесе Сания апа Сәлахетдинова аңа иң изге теләкләрен юлладылар
Заготзерно бистәсендә яшәүче Гөлчирә әби Заһидуллина 95 яшьлек олы юбилеен каршылый.
Корпункт: