- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Турай авлында туган, бүгенге көндә Ютазы авылында яшәүче Наилә апа Шәмсуллина бүген үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Әлеге матур көндә аны юбилее белән тәбрикләргә Ютазы районы социаль яклау бүлеге хезмәткәре Гөлнара Галиәхмәтова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәфиуллина һәм җирле ветераннар совты рәисе Фәния Әхмәтшина тәбрикләделәр. - Авыр сугыш елларында ач-ялангач көе балаларны авыр эшләрдә эшләттеләр: урман кисеп утын да ярдык, печәнен дә чаптык, черек бәрәңге дә ашадык дип ул авыр елларны искә алырга да теләми ачык йөзле, киң күңелле, юмор хисен дә югалтмаган Наилә апа. Бу көнне аны Мәскәү каласының үзеннән килеп төшкән Вадимир Путин исеменнән җибәрелгән хат белән дә куандырдылар.