- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Бүген, 17 август көнне, Юлтимер авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Нуриәхмәтов Хаҗи Нуриәхмәт улына 95 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләис Нуртдинов тәбрикләде, Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Хаҗи аганы шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Азалак авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илгизәр Габделгазизов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мияссәрә Мөхәммәтшина котладылар, исәнлек-саулык, 100 яшьлек юбилеен да якыннарының кадер-хөрмәтендә шушылай матур итеп каршылавын теләделәр.