- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бүген кышның соңгы аеның беренче көнендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова һәм АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева тыл хезмәтчәне Зәйнәп Шәймөхәммәт кызы Хәмидуллинаны юбилее белән котлады. Аңа 90 яшь тулды. Ветеранга Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга райоы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырылды.
Зәйнәп Шәймөхәммәт кызы - тумышы белән Алабуга районының Иске Юраш авылыннан. Кыз мәктәптә 7 сыйныф белем ала һәм шуннан соң аңа уку турында онытырга туры килә: Бөек Ватан сугышы башланып китә. “Җәйлектә мин чәчүдә һәм урып-җыюда катнаштым, ә кышлыкта Лубянда урман кисүдә булдым. Бригадаларда өчәр үсмер кыз эшләде. Лубянга чаклы җәяү тәпиләргә туры килде. Башта агачны кисеп аудара идек, аннары ботакларын чаптык. Агач кәүсәсен 2шәр метрлы өлешләргә бүлеп кистек. Шул рәвешле әзерләнгән агачны фронтка озаттык”,- дип искә ала Зәйнәп Шәймөхәммәт кызы.
18 яшендә ул даими эшкә күчә: кладовщик булып эшли башлый. 1953 елда КПСС сафына керә һәм, ул таркалганчы, партия әгъзасы була.