- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
5 гыйнварда Бөек Ватан сугышында катнашкан Василий Петрович Антропов үзенең туксанынчы туган көнен бәйрәм итте. Юбилярны котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов, АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева килде. Алар тугыз дистәне тутырган ветеранга туган көне хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк иттеләр.
Василий Петрович тумышы белән - Алабуга районыннан, Олы Шүрнәк авыл Советыны керүче Кызыл Тау бистәсеннән. Мәктәптә ул 5 сыйныф белем ала. Армиягә чакыру килгәнче, колхозда төрле эш башкара. Ә 1942 елда фронтка чакыру килә. Василий Петрович 1нче Украина фронтында сугыша, 2нче Белоруссия фронтында радист вазифасын башкара. Сугыша-сугыша, Берлинга кадәр барып җитә, ә Бөек Җиңүне Брестта каршы ала. “Батырлык өчен” медале, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч, кире Ватанына әйләнеп кайта. Колхозда тракторчы булып эшли. Аннары Алабугада электр челтәрләрендә хезмәт куя. Шуннан пенсиягә чыга. Василий Петровичның хәтере бик яхшы: сугыш вакытындагы куркыныч еллар һәм вакыйгалар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Ә аны иң яратып тыңлаучы кеше – юбилярның оныгы Светлана. Василий Петрович инде күп еллар аның янәшәсендә яши.