- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
8 гыйнварда Валентина Николаевна Янбердина туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Дөрес, 90 яшьлек тыл уңганы хәзер ТР Әгерҗе районы Күләгәш авылында улы гаиләсендә яши. Ләкин юбилярның туган шәһәреннән булган социаль хезмәткәрләрне бу аптырашта калдыра алмады һәм алар, Валентина Николаевнага тиеш булган бүләкләрне тапшыру өчен, ерак юлга кузгалдылар. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Ышаныч” үзәге директоры Илиза Чернышова юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән чәчәк бәйләме, котлау открыткалары һәм җылы юрган тапшырды.
Валентина Николаевна Әгерҗе районының Кама Чишмәсе авылында туа. 7 сыйныф белем ала, аннары Кызыл Кама педагогия училищесында 3 ел белем ала. Аны тәмамлаганнан соң (1946 елда), авыл мәктәбендә эшли башлый. 1958 елда Валентина Николаевна Томск өлкәсенә торырга китә, ә ике ел узгач, Прокопьевск резина әйберләр заводына тегүче булып эшкә урнаша. 1961 елда үзе сайлаган һөнәренә кире әйләнеп кайта: Әгерҗе районының Күләгәш авылы мәктәбенә урнашып, яраткан эшен дәвам итә, пенсиягә дә шуннанн чыга.
Валентина Николаевна – биш бала анасы (хәзерге вакытта аларның 4есе исән-сау). Хәзерге вакытта юбиляр бер улы тәрбиясендә яши, әлеге ул да әнисе сукмагыннан киткән: ул – педагогия фәннәре кандидаты, мәктәп директоры.