- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бүген шундый аяз һәм кояшлы көндә Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Равилә Касыйм кызы Рәхимова үзенең 90нчы туган көнен каршылый. Бүген иртәнге якта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова чәчәкләр, бүләкләр һәм иң яхшы теләкләр белән юбиляр янына килде. Ул Равилә Касыйм кызына Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан котлаулар тапшырды.
Равилә Касыйм кызы ТАССРның Арча районы Сөрде авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфта укытучы булып эшләгән. 1981 елда пенсиягә чыккан. Аның 38 еллык педагогик стажы бар, ә гомуми хезмәт стажы – 42 ел. Сугыш беткәч, кыз өч бала белән тол калган иргә кияүгә чыга. Яшь кыз үз балаларын да, читнекеләрне дә тигез ярата һәм барысы да югары белем алсын дип тырыша. “Без әнидән, балалы ир-атка кияүгә чыгарга курыкмадыңмы, дип гел сорый идек. Бу бит – бик зур җаваплылык. Ул чакта әни үзе дә бик яшь булган бит әле, бала-чагасы булмаган ирекле ир-ат та таба алган булыр иде. Безнең бу соравыбызга әни “әтиегезне бик яраттым шул” дип җавап бирә иде”,- дип сөйли юбилярның олы кызы, күз яшьләрен тыя алмыйча. Пенсиягә чыккач, Рәхимовлар гаиләсе, яшәргә дип, Алабугага күченеп килә. 1996 елда ире вафат була. Равилә Касыйм кызы үзе дә инде менә берничә ел урын өстендә ята, аны кызы тәрбияләп карый.