- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Безнең ишегалдының иң оптимист әбисе - Мотя түти инде ул! Матрена Терентьевна Кузьминаны күршеләре, яратып, нәкъ менә шулай атап йөртәләр дә! Ул әле менә бүген үзенең 90нчы туган көнен билгеләп үтәргә җыена. “Юбилярның тормышны яратуы берничә буынга җитәргә тиеш”,- дип саный район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова да. Ул бүген тугыз дистәне тутыручы әбине илебез һәм шәһәребез җитәкчелеге исеменнән тәбрик итәргә килде, әбигә котлау открыткалары, чәчәкләр һәм җылы юрган тапшырды.
Матрена Терентьевна - тумышы белән Теләче районыннан. Ишле балалы гаиләдә дөньяга аваз сала ул. Бөек Ватан сугышы елларында, төрле хезмәт башкаручы булып, фермага эшкә килә.”Бик авыр иде. Бер кирпеч ипи алыр өчен әниебезнең төне буе чиратта торган чаклары да булды”,- дип искә ала әбиебез. Сугыш аны абыйларсыз калдырган.
Сугыш тәмамлангач, Матрена Терентьевна шул ук фермада эшли, шуннан пенсиягә дә чыга. Алабугага ул 1987 елда күченеп килә. Әбинең язмышы бер дә җиңелдән түгел: ул ике баласын югалта, ә өч ел элек авария нәтиҗәсендә оныгы вафат була. Шушы борчылулары аркасында Матрена Терентьевна сукырая. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми һәм тормышны яратуын дәвам итә. “Мин сәламәтлегемә зарланмыйм. 90 яшь тулганда да үземне бик яхшы хис итәм. Хәзер без бик яхшы яшибез: өйдә бөтен уңайлыклар да тудырылган, өстәл өстендә – Аллага шөкер, ни ашыйм дисәң дә бар! - ризык җитәрлек. Ходай тәгалә алга таба да ризыктан аермасын, дөньялар менә шулай матур гына барсын иде!”,- ди унынчы дистәне вакларга җыенучы әби.
Инде 36 ел дәвамында Матрена Терентьевна үзенең килене белән яши. “Шушы еллар эчендә без бер тапкыр да телгә килмәдек, ачуланышмадык, бер тапкыр да бер-беребезгә тавыш күтәргәнебез булмады. Менә сезнең гаиләләрдә дә гармония һәм тынычлык хакимлек итсен”,- дип теләде юбиляр әбекәй.