- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бүген, 15 февральдә, Бөек Ватан сугышының ут-суларын кичкән алабугалы Евгений Гаврилович Акишинга 90 яшь тулды. Тугыз дистәне түгәрәкләүче фронтовикны туганнары һәм якыннары тәбрик итте, шулай ук юбилярга илебез һәм калабыз җитәкчелегеннән: Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырылды.
Бик яшьли әтисез калган Евгенийга, кечкенәдән үк кул арасына кереп, әнисенең беренче ярдәмчесе булырга туры килә: авыл көтүен көтә ул. 1943 елда, 17 яшендә, аны ТАССРның Апас районыннан армиягә алып җибәрәләр. Әмма ул фашист Германиясе белән алып барылган канкойгыч сугышлар дәвам иткән көнбатыш фронтка түгел, ә Ерак Көнчыгышка эләгә. 1945 елның август-сентябрендә 284нче укчылар дивизиясе составында автоматчы Евгений Акишин Кытайны оккупацияләүче Япониягә каршы сугышта катнаша. Дөрес, монда сугыш хәрәкәтләре артык озак бармый, әмма шуңа да карамастан, безнең солдатлар һәм офицерлар өлешенә үтә авыр сынаулар кичерергә туры килә. Алар тизләтелгән марш-ыргылыш белән Гоби чүлен һәм Зур Хинганны узалар. Түзеп булмаслык эсселек һәм сусау барысыннан да ныграк интектерә. Японнар агулап киткән коелардан су эчәсе килүне басу мөмкин дә түгел. Японияне Җиңү турындагы хәбәрне Евгений Гаврилович Бөек Кытай стенасы янында ишетә. “Без бик нык шатландык, беленнәр пешердек. Ач, ялангач кытайларны кызгандык. Кемнең нәрсәсе бар – шуны аларга бирдек”,- дип искә ала ветеран.
Гаскәрләр Ватаныбызга кире кайтканда да шул ук юл белән озатылды, хәер, болай эшләүнең бер зарурлыгы да юк иде. Ләкин хәзер чыдап булмаслык эссегә һәм тамак кибүгә агуланган су эчеп үлгән хайван үләксәләре таркалудан барлыкка килгән җирәнгеч һәм күңел кайтаргыч сасы ис тә өстәлде. Евгений Агишинның барлык сугышчан иптәшләре дә әлеге авыр юлны уза алмый.
Сугыш тәмамлана, әмма хезмәт әле төгәлләнми. Яшь фронтовик диңгез пехотасының 83нче аерым батальонында бер елдан артыграк минометчы була, ә аннары, демобилизацияләнгәнче, ягъни 1950нче елның ноябренә кадәр, 95409нчы санлы хәрби частьнең строевое була. Башка сүз белән әйтсәк, диңгез судноларын һәм тимер юл составларын төяүдә һәм бушатуда бушлай эшләүче көч булып исәпләнә.
Сугыш сынаулары белән чыныккан, хезмәткә күнегеп үскән Евгений Гаврилович гомере буе производство алдынгысы була. Ул, 1961 елда хатыны һәм 3 баласы белән Алабугага күченеп килеп, пенсиягә чыкканчы, башта - АУРБда, аннары «Прикамнефть» идарәсендә нефть скважиналарында күтәртү машинисты хезмәтен башкара. 1978 елда аңа “Атказанган нефтьче” исеме бирелә.
Евгений Гавриловичның матрос күлмәген бары тик “Японияне Җиңү өчен” медале, “Бик яхшы минометчы” күкрәк билгесе, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, СССР Кораллы көчләренең, Россия флотының һәм Бөек Җиңү хөрмәтенә юбилей көннәренә бирелгән күпсанлы медальләре генә түгел, ә хезмәт казанышлары өчен бирелгән бүләкләр дә бизи. Алар арасында “Почет билгесе” ордены, “Намуслы хезмәте өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп узганда” медале, “Татарстан нефтенең 3 миллиард тоннасын чыгаруны билгеләп узганда” медале бар.
Евгений Гаврилович Акишин — үрнәк гаилә башлыгы. Аның өч баласы, алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Ул аларны һәрвакыт ярата һәм һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтә. Үзенең картлыгын ветеран якыннарының игътибар үзәгендә каршылый, аларның яхшы тәрбиясен тоеп тора.