- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
28 февральдә Бөек Ватан сугышының тагын бер ветераны – тыл хезмәтчәне Евдокия Тимофеевна Безручко үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый. Аны шушы истәлекле гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Фәттахова һәм АМР Советы оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева котлады. Алар тугыз дистәне түгәрәкләгән әбигә Россия Президенты Владимир Путиннан шәхси котлау хаты тапшырдылар. “Хөрмәтле Евдокия Тимофеевна, Сезне юбилеегыз белән ихластан тәбрик итәм! Без Бөек Ватан сугышын узган буын белән горурланабыз, сезнең чор кешеләре өлешенә бөек сынаулар һәм бөек казанышлар туры килде! Сез бервакытта да авырлыклардан куркып калмадыгыз һәм тормышның яхшырасына ышанып яшәдегез, үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән илебез байлыгын һәм куәтен тудырдыгыз. Сезгә сәламәтлек, күңел көрлеге һәм бары тик яхшылык телим!”,- диелә юлланган котлауда. Лилиана Фәттахова һәм Гүзәл Таҗиева Президент котлавына кушылдылар һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярга сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләделәр, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырдылар.
Евдокия Тимофеевна Воронеж өлкәсенең Яңа Калитвянск районы Цапково авылында ишле балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә ул өлкән бала була. 10 сыйныфны гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, ул паровоз депосы лабораториясендә лаборант булып эшли башлый. 1945 елда Мәскәү шәһәрендәге Тимирязев исемендәге Авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә. 1945 елдан 1961 елга кадәр Мари республикасының Хлебниково районында авыл мәктәпләренең берсендә эшли. “Гомеремнең 43 елын яраткан эшемә – мәктәптә балаларга белем бирүгә багышладым. Мин биология укытучысы булдым. 1979 елда 5нче урта мәктәптән пенсиягә чыктым”,- дип сөйли ветеран.