- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Календарьда – яз. Аның беренче көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Евдокия Ивановна Васильева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген шушы гомер бәйрәменә килеп җиткән юбиляр адресына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова тарафыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады. Җитәкче урынбасары Евдокия Ивановнага ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде, Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән ветеранга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Евдокия Ивановна тумышы белән - Удмуртия республикасыннан (Грах районының Н.Адам-Учи авылыннан). "Башка барлык балалар кебек, җиденче яшем белән барганда, мин мәктәпкә укырга киттем. Ләкин беренче сыйныфтан ары укый алмадым: авылдагы колхозга эшкә килдем. Мин монда Бөек Ватан сугышы барганда да, сугыш беткәч тә һәм, җыеп кына әйткәндә, пенсиягә чыкканчы, шушында төрле эш башкардым”,- дип сөйли юбиляр.
1940 елда Евдокия Ивановна кияүгә чыга, бу никахтан 5 бала дөньяга килә (хәзерге вакытта ветеранның 3 кызы исән-сау). Сәламәтлеге торышы буенча 15 ел элек ул, туганнарына якынрак булыр өчен, Алабугага күченеп килә һәм хәзер үзенең кече кызы гаиләсендә гомер елларын ваклый.