- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Екатерина Дмитриевна Казаковага кунакка мәртәбәле кунаклар килде. Теләкләре изге иде аларның: әбине 90 яшьлек юбилее белән котлау. Шушы ният белән юбиляр янында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова булып китте. Кунаклар туган көнен билгеләп узучы Екатерина Дмитриевнага күңелгә ятышлы бүләкләр тапшырдылар: болар – Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга район башлыгы Геннадий Емельяновтан котлау открыткалары, шулай ук чәчәкләр һәм җылы юрган иде.
Екатерина Дмитриевна тумышы белән ТАССРның Аксубай районыннан. 7 сыйныф тәмамлаган. Сугыш башлангач, Тәтешкә окоп казырга җибәрәләр. “Шуннан соң мине торф чыгарырга Иваново өлкәсенә мобилизацияләделәр. Мин анда 2 ел эшләдем. Ә аннары Мәскәү өлкәсенә барырга диделәр. Монда мин 1947 елга кадәр торф чыгаруда эшләдем”,- дип искә ала әбиебез.
Екатерина Дмитриевна туган авылына әйләнеп кайта. Кибетче булып эшкә урнаша. Ә биш ел узгач, кияүгә чыга. “Ирем белән бергә, без Свердловск шәһәренә күчеп киттек. Монда заводта кисүче булып эшләдем: без түбү ябу өчен кирәкле калайны кисә идек. Ә 1963 елда, яшәргә дип, Алабугага кайттык. Монда, пенсиягә чыкканчы, мин АУБРда кочегар хезмәте башкардым”,- дип сөйләде Екатерина Дмитриевна кунакларга.