- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бүген Бөтенроссия срогы чикләнмәгән акция кысаларында Алабуганың тыл хезмәтчәне Анна Степановна Власованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр.
Хәтерегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 31 майдагы указы нигезендә, 90 яшьтән башлап, юбилей туган көннәре уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына персональ котлау тапшыру тәртибе расланган. Владимир Путиннан котлау открыткасын тапшыру буенча мактаулы миссияне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Дәүләтшин һәм АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева башкарды. “Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының ифрат авыр сынаулары аша узган җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сез уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш керттегез. Сезнең бу батырлыгыгыз гасырлардан гасырларга сакланып барыр һәм патриотлык, әхлаклылык, изге бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәр. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш һәм һәр эшегезнең уң булуын телим”,- диелә Президент хатында.
Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов та шундый җылы котлау сүзләре юллаган. Аның исеменнән җибәрелгән открытка, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган шулай ук юбилярга тапшырылды.
Анна Степановна - тумышы белән Алабуга районыннан. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 16 яшь була. Шушы чандыр үсмер кыз Лубянга урман әзерләргә җибәрелә. Ир-атлар өчен дә җиңел булмаган урман кисү, күрәсең, үз нәтиҗәсен ясаган: кияүгә чыкса да, Анна Степановнага, ире белән бергә, ана булу бәхетен татырга насыйп итмәгән, Ходай тәгалә аларга, көтеп-көтеп тә, бала бирми.