Бөек Ватан сугышында Җиңүгә тыл хезмәткәрләре лаеклы өлеш кертте. Сугышның беренче көннәреннән алар "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен"лозунгы астында эшләделәр.
Шушы көннәрдә тыл ветераны, Куралово авыл җирлегендә яшәүче Березкин Павел Семен улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу мөһим һәм шатлыклы вакыйганы тыл ветераны туганнары, якыннары белән каршылады.
Павел Семеновичны котларга Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район Ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая, шулай ук Куралово авыл җирлеге башлыгы Коткова Лидия килделәр. РФ президенты В. В. Путин исеменнән һәм үз исеменнән Сергей Викторович юбилярга котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды .
Бу кешенең тормышы күп кеше өчен - хезмәт сөючәнлек, ныклылык, кеше яратучанлык үрнәге.
