Инде өлкән яшькә җитсәм дә Җиңү көне якынлашкан саен күңелне моң баса, әтисез үткән гомер сагышландыра. Авыр балалык еллары, буыннар ныгымас борын җигелгән «Уф, Алла» арбасы истән чыкмый.
Бөек Ватан сугышы башланганда миңа – 2,5 яшь, апам Наиләгә 10 яшь булган, ә сеңлем Тәнзилә әнкәй карынында калган. Әтиебез Салих юл төзелешендә бригадир булып эшләгән. Безнекеләрдән иң беренче булып сугышка әтинең Ленинградта яшәүче энесе Ситдыйк абыйны алганнар. Ул полк командиры булган. Күп тә үтми үлеме турында кара мөһерле хат килә. Шуның икенче көнендә үк әтине дә фронтка озаталар. Мин хәтерләмим, кечкенә идем. Бик матур җырлый иде дип искә алалар иде аны белүчеләр.
Әтине сугышка Наилә апам озата барган, әниебез Шәмсекамал Ижауга сыер сатарга киткән булган. Сеңлебез Тәнзилә әти киткәч туган. Шулай итеп, без өч бала, әби, әни җыелышып калганбыз. Туендыручыбыз бер – колхозда эшләүче яшь балалы әнкәебез. Бик тә авыр, үзәге өзелгән чаклары булгандыр бахырның.
Әтиләрне әле тиз генә сугышка кертмәгәннәр. Аңа яманаты чыккан Суслонгир мәхшәрен узу язган булган. Ярым ач, ялангач килеш чиксез авыр эшләр башкарырга туры килгән аңа. Күп кенә ир-атлар ил азатлыгы өчен сугышта түгел, Суслонгир мәхшәрендә үлеп калган. Мәскәүдән зур тикшерү килгәч кенә мондагы ерткычлык фаш ителгән. Әти янына сеңлесе Сандугач ике тапкыр барган. Шунда аягына салкын тидереп, гомере буе газапланды.
Сугышка керүгә үк әти каты бәрелешкә туры килә һәм снаряд кыйпылчыгы эчен актарып ташлый. Аннан санчастька алып киткәннәрме аны, әллә яу кырында ятып калганмы, каян беләсең. Безгә «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре генә килде. Шулай итеп, Таифа әбиебез тагын бер улын югалткан. Өлкән улы Миңлешәех сугышта алган яраларыннан вафат булды. Мәрхүм әбиебез лачындай улларын югалту хәсрәтен сабырлык белән: «Хәсрәт белән кеше үлми, әҗәлкәе әгәр җитмәсә» дия-дия җиңде һәм 83 яшендә ике генә көн авырып, бакыйлыкка күчте.
Без гомер буе әтине сагынып яшәдек. Әтинең бушлаты, бүреге, юл сумкасы калды. Без әти исе килә, дип шуларны исни идек.
Сугыш бетүен хәбәр иткән көнне: «Көтәр кешеләре юк», – дип әни безне уятмаган. Менә шулай әтиле булулар бәхетен күрә алмыйча, ямансулап, кимсенеп, әтиле балаларга кызыгып яшәдек.
Дөрес, әнкәй безне җил-яңгыр тидермичә үстерде. Көне-төне колхоз эшендә булды, һәрвакыт алдынгылар сафында иде. Уракка төшсәләр, кул урагы белән 25әр сутый иген урыр иде. Әле бит эссе озын көннәрдә уразасын да калдырмады.
Әле тырышып-тырмашып та хезмәт көненә бик аз ашлык бирәләр иде. Эшкә чырыш булсак та, туйганчы ипекәй ашап үсмәдек. Әле ярый сыерыбыз бар иде. Сөткә, катыкка интекмәдек. Әле бит хөкүмәткә дә 300 литр сөт тапшыра идек.
Сугыш бетү белән генә тормышлар җиңеләймәде шул. Җәйләрен тамак ялгарга юа, кузгалак, сәрдә, кычыткан җыябыз. Алабута орлыгын җыеп, тегермәндә тарттырабыз. Аның тәмсезлеген бүген дә тойгандай булам. Ә яз көне, кар эрегәч, басудан өшегән бәрәңге җыябыз. Кабыгын әрчегәч, ул ап-ак булып кала. Әби аны төеп, кәлҗемә пешерә. Майлап ашаганда гел ярап тора иде ул.
Әнкәйләр, әйткәнемчә, җәй буе басуда, көзен ындыр табагында ашлык сугуда, кышын – фермада. Бүген шуңа хәйраннар калам: ни өчендер күршедәге рус авылы Батракта – сарык фермасы, ә безнең Калмиядә дуңгыз фермасы оештырып куйдылар. Сайланып тору юк, кайда кушсалар, шунда барасы. Әнкәй шул фермада дуңгызлар карады. Аларга азыкны пешереп, көянтә белән күтәреп барасы. Билгеле инде, булышырга без дә барып йөрибез.
Авыл халкын җафаларга тагын бер матавык барлыкка килде – күксагыз дигән үсемлек үстерә башладылар. Каучук ясау өчен кирәк диделәр. Шундый нәзберек үсемлек ул. Квадратлап-оялап утыртыла, карап үстерү дә шулкадәре көч, игътибар сорый, әнкәйләр басуда куна-төнә яталар. Ярый әле аны игү ике-өч елдан артмады. Аның каравы тагын бер мәшәкать туды – зелпе тамыры җыйдыралар иде.
Белоус урманына барып, зелпе тамырын казып алабыз, аны казанда пешереп, кабыгын төшерү бик авыр хезмәт иде. Әзерләгәнен урман караучыга илтеп тапшырам. Ул аз булса да утын бирә. Дөресрәге, утын әзерләргә рөхсәт итә. Алай-болай сорамыйча берәр бәләкәй арба утын киссәң, тотсалар, балтаңны да, арбаңны да алып калалар.
Әзерләгән утынны барыбыз бергә сыер җигеп алып кайтабыз. Сыерга авыр булмасын, бозавын сала күрмәсен дип арбаны, көчтән килгәнчә, ике яктан этеп кайтабыз. Колхоздан ат сорап тору авыр хәл, бигрәк тә ирсез хатынның сүзе үтми.
Ул салымнар, төрле түләүләр халыкның җилеген суырды, үзәкләренә үтте. Ел саен заимга яздыралар да, акчасын сорап теңкәгә тияләр, яныйлар, куркыталар. Ә кайдан алырга ул акчаны? Әнкәй бахырның өзгәләнгән чаклары күп булды.
Кыен дип тормый, гомер уза. Дөнья куа торгач, без дә үсеп җиттек. Калмиядә җидееллыкны тәмамлаганнан соң, урта мәктәптә Күзкәйдә укыдык. Көн саен 6-7 чакрым араны барып-кайтып йөрдек. Өлгергәнлек аттестаты алып чыккач, югары уку йортында кереп укулар мөмкин булмады. Комсомол путевкасы белән Оренбург өлкәсенә юл төзелешенә киттем. Минем белән Күзкәйдән Әминә Хәйруллина, Калмиядән Фәрүсә, Воровскийдан Тамара Сизова барды. Вагоннарда яшәдек. Бүлмә уртасында галанка-мич, аны күмер ягып җылытабыз. Эш авыр, кулларга сөял чыгып бетте. Иңнәребез дә ныгымаган кызлар совковый көрәк белән баллас (ком) бушатабыз. Кышын тимер юлга кар көрәргә чыгаралар. Безгә, авылда эшләп, чыныгып үскән кызларга булдыра алмаслык эш юк иде. Бригадада алдынгылар рәтендә булдык. Яхшы эшләгән өчен Оренбургка яшьләр фестиваленә дә җибәрделәр әле. Шундый матур бәйрәм күреп кайттык. Ел ярым эшләгәч, ялга җибәрделәр. Әминә белән Минзәлә педагогия училищесына имтихан бирдек, кабул иттеләр. Эш урынына барып, расчет алып кайттык. Аннары мәктәптә укыту, читтән торып Казан педагогия институтында уку, мөстәкыйль тормыш, гаилә кору...
Шуңа шөкер итәм бүген, әнкәйнең тырышлыгы белән ким-хур булмадык. Яхшы укыдык, хезмәт сөеп үстек. Тәнзилә апаем белән икебез дә югары белем алдык – 45 ел эш стажым бар. Өлкән бала – апабызга гына уку насыйп булмады – әнкәйгә булышырга кирәк иде. Аннары ул Свердловскига туганнарыбыз янына китте, гомере буе заводта эшләде. 85 яшен тутырды, хезмәт ветераны.
Әниебез генә озын гомерле булмады – авыр эш изде аны, «Уф, Алла» арбасын бик күп тартырга туры килде шул. Әтиебез белән нибары 10 ел яшәп калган. 60 яшендә гүр иясе булды. Күпме генә сорасалар да яңадан тормышка чыкмады. Сугыш толларының яшәеш кагыйдәсе – иргә тугрылык иде. Алар барысы да Аллаһның рәхмәтендә булсын.
Әйе, без – сугыш чоры балалары бик иртә тормыш тәртәсенә җигелдек, күпме авырлыклар күреп үстек, ә бүгенгәчә бер игътибар да күргәнебез юк. Инде сафларыбыз да елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге тормыштан зарланасы килми, әмма йөрәктә төзәлмәс яра бар. Әтиләре исән-сау кайтканнар рәхәттә яшәде, хәзер дә сугыш ветераннарына, толларына кирәксә-кирәкмәсә дә фатир өләшәләр. Мохтаҗларына бирсеннәр дә бит, менә дигән шартларда яшәүчеләргә, кем әйтмешли, патша сараедай өйләре булганнарга да бирәләр. Андыйлар ул фатирны кайда куярга белми: я оныгына бүләк итә, я булмаса квартирант кертеп, акча эшли.
Җиңү көне якынлашкан саен шул гаделсезлеккә күңел әрни. Безне, авыр тормыш шартларында үскән сугыш ятимнәрен берәр искә алырлармы? Берни эшләр хәл юк, инде еллар тыныч булсын, балаларыбыз, оныклар сугыш афәтен күрмәсен.