- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Яз аенда тугангадыр, мин язныс яратам. Ул миңа яшәү көче өсти. Җылы, матур җәйне дә сагынып көтеп алам. Табигатьнең аллы – гөлле чәчәкләргә күмелгән вакыты бит ул”, - ди Язилә апа.
Сугыш чоры баласы
Әгерҗе кызы Язилә – гаиләдә бишенче бала. Ике апасы һәм абыйсы өчен иң яраткан төпчек була ул.
- Әнигә өйләнгәндә әтигә 40 яшь булган. Биш балага гомер бүләк итсәләр дә, парлы томышлары озак дәвам итмәгән аларның, - дип сөйли Язилә апа.
Әтиләре сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән, кибетләр тоткан. Дини яктан да гыйлемле булуы белән аерылып торган. Әмма репрессия җилләре бу гаиләне читләтеп узмаган.
- Бөтен әйберебезне тартып алдылар. Ачлык-ялангачлык менә шуннан җашланды, - дип искә ала ул елларны Язилә апа.
1942 елда әтиләре вафат була. Казанга киткән апасын “бай баласы” дип укырга алмыйлар. Сугыш вакытында ул хәрби заводка эшкә урнаша һәм шуннан хәбәрсез югала. Шамил абайсы, фронтка китеп, сугыш тәмамлангач ике елдан соң гына туган якларга әйләнеп кайта. Наҗия апасы дәһшәтле елларда паровоз депосында эшли.
- Әнинең дә Апас якларына окоп казырга барганын хәтерлим. Үсмер чак кына булса да мин дә җиңүне якынайту өчен азмы-купме өлешемне керттем. Колхозә эшләрендә өлкәннәр белән беррәттәң эшләдек, - ди ул.
Җидешәр тонна ипи пешердек
Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң Язилә Әгерҗедә ОРС пекарнясына эшкә урнаша, һәм 40 ел биредә мастер- бригадир булып хезмәт куя.
- Эшем бик авыр иде. Эшди башланган елларда зур – зур кисмәкләр белән су ташадык, мичкә утын яктык. Әмма шул авырлыклар да безнең буын кешесен сындыра алмады, - дип хезмәт елларын искә ала.
Пекарняда бер сменага җидешәр тонна ипи генә пешерәләр. Халык иртәнге сәгатьдүрттән чиратка тезелә. Вагон-вагон ипиләр Алнаш, Башкортостанның Янаул районнарына, Ижау якларына озатыла.
- Үз эшемне бик яраттым. Мине дә бик хөрмәтләделәр. Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләндем, - ди хезмәт алдынгысы.
Матур гаилә булып яшәдек
Ире Минеглаи белән Колхозная урамында гомер кичерәләр алар. Ике кызлары – Зөлфия белән Ләйсирәгә гомер бүләк итәләр. Ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә шофер булып эшләгән Минегали абыйны Әгерҗедә өлкән буын әле дә “бик яхшы күңелле, юмор хисле, шаян кеше иде” дип искә ала.
- Әниебез төгәл, бераз кырысрак тә иде. Ә әтинең күңеле йомшак булды. Әни ачуланганда да әти безгә сүз әйтми, киресенчә яклап чыгы иде. Алар бер-берсән тулыландырып яшәделәр, - ди Зөлфия апа әтиләрен искә алып.
- Язилә апа оныкларын тәрбияләүдә балаларына олы төрәк була. Хәзер кызлары, кияве Рамазан, дүрт оныгы үзенә хөрмәт күрсәтеп яшиләр.
- Ләйсирәм белән Рамазн кияү яккын мунчаларыннан калдырмыйлар, килгән саен түрдән урын бирәләр. Ә Зөлфиям – картлык көнемдә олы таянычым, - ди Язилә апа.
Ул үзе дә елларга бирешмәскә тырыша. Туксаныңа җитсә дә хәрәкәттә –бәрәкәт дип яши. “Әгерҗе хәбәрләре”, “Юлдаш” газеталарын яратып укый. Телевизордан татарча тапшырулар, концертлар карый. Биш вакыт намазын калдырмый.
Язилә апаны олуг юбилее белән котларга килгән район башлыгы Азат Вәлиев та аның тормышны яратуына соклануын белдереп изге тәләкләрен юллап бүләкләр тапшырды.
Миләүшә Ягъфәрова