- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Монаш авылы китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе»ДБУ оештырган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды. Акция кысаларында 4,5 нче сыйныф укучылары өчен «Җиңү мае белән яз килә»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Чара башында китапханәче Бөек җиңүнең әһәмияте, совет халкының сугыш елларындагы батырлыгы турында сөйләде. Кычкырып уку өчен С.Алексеевның «Ни шагу назад», «Железный батальон», «Знамя Победы» хикәяләре сайлап алынды. Шулай ук бу көнне сугыш һәм тынычлык, җиңү турында Сергей Михалковның «День Победы», Михаил Кривовның «Спасибо деду за Победу» шигырьләре яңгырады. Китапханәче " Хәтерлибез, горурланабыз!анда сугыш турында балалар китаплары тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар торналар фигураларын кистеләр һәм "Җиңү тәрәзәсе» ясадылар.