- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Без аның белән Комсомолец поселогының китапханәсендә очраштык. Александр Крохин катлаулы язмышлы кеше. Ул балалар йортында үскән.
– Туган елымны төгәл генә белмим. Әни белән поездда баруыбыз истә. Юлда безнең составны фашист самолетлары бомбага тотты. Кешеләр кычкыра, вагоннар аунап ята. Котым очып, мин дә кычкырам, әнигә сыенам, селкетәм. Шунда кемдер күтәреп алып, күкрәгенә кысты да бомбага тотылган составтан читкә йөгерергә тотынды. Безнең белән бер вагонда барган апа булып чыкты ул, – дип сөйләп китте ул, авыр хатирәләрне кузгатып.
Коткаручы хатын күпмедер вакыт аны немецлардан яшереп тота, аннары малайны эвакуациягә җибәрү җаен таба.
– Әтине бөтенләй хәтерләмим, әнинең дә йөз-кыяфәте онытылды инде. Мин Казан тирәсендәге балалар йортына эләктем. Аннан Свияжскига күчерделәр. 1953 елда мин шунда идем әле. Аннары безнең балалар йортын Минзәләгә күчерделәр. 1956 елда «Комсомольская правда» газетасына хат яздым, фотосурәтемне җибәрдем. Туганнарымны табарга булышуларын сорадым. Крохин фамилиясен балалар йортында бирүләрен дә әйттем. Газетадан үз фамилияң булмагач, туганнарыңны табып булмый, дигән җавап килде. Шунда инде мин бу җир йөзендә япа-ялгыз калуымны аңладым, – ди ул.
Сугыштан соңгы елларда балалар йортында тормыш җиңелләрдән булмый. Александр тагын сөйләп китә:
– Без гел ач идек. Ашарга яраклы бер нәрсәне дә калдырмый идек. Безнең балалар йорты артындагы каенлыкта бәрәңге басуы бар иде, шунда барырга хыялланам. Җае да чыгып куйды. Кайда йөгерә-атлый, кайда шуышып, барып җиттем мин бу басуга. Бәрәңгене казып алдым, исәбем, каенлыкка кереп, шуны кимерү. Тик барып чыкмады, кайсыдыр әләкләгән. Лагерь башлыгы шул вакытта солдат каешы белән ярды. Ә бит ул алай эшләргә тиеш түгел иде.
Бераз уйга батып утыргач, тагын сөйләп китә:
– Дүртенче сыйныфта укыганда мин хорда җырлый идем инде. Кызлар башлап җырлый, без күтәреп алабыз. «Солдаты, в поход» җырын аеруча яратып башкара идек. Һәрберебез фашистларны совет солдатлары җиңүе белән горурлана иде. «Летели голуби» җырын аеруча ярата идем. Сүзләре күңелгә ятышлы иде аның. Мандолинада уйнарга өйрәндем. Минзәлә районындагы колхозларга концерт белән бара идек. Хәтта шәһәр театры сәхнәсендә концерт куйдык. Безгә махсус формалар тектеләр. Активлар идек без: демонстрацияләргә чыгабыз, тимер-томыр, макулатура җыябыз. Воровский совхозына башак җыярга баруыбыз истә. Шуның өчен алма китерделәр, чын бәйрәм булды ул безгә.
Балалар йортыннан (яше тулгач) Александр Крохинны Ильич исмендәге колхозга урнаштыралар. Әйбәт кенә фатирга кертәләр, хезмәт хакы да ярыйсы. Егет тракторчы һөнәрен үзләштерә. Ремонт-трактор станциясенә практикага баргач, андагы моторист егетнең кулы эшкә ятып торуын абайлап ала һәм аны мотор ясарга өйрәтә. Гомумән, үзе әйтмешли, аның юлында яхшы кешеләр очрап тора. Колхоздан Александрны училищега 6 айлык курсларга укырга җибәрәләр. Кызыксынучан, эшчән егет бер һөнәр артыннан икенчесен үзләштерә. Тик яшьлек, романтика егетне еракларга әйди – Себергә төзелешкә китмәкче, тик бу хыялы барып чыкмый. Александр терлек симертү совхозына урнаша, аннары Шилнәбаш авылына күчеп, тракторчы булып эшли башлый.
– Бер көнне шулай велосипедка утырдым да Комсомолец поселогына киттем. Булачак хатыным Мария Агафонова белән шунда танышкан идек. Әтисе сугыштан сукыраеп кайткан. Туебызга кадәр үлде. Аннары әнисе дә дөнья куйды. Мария шат күңелле, эшчән кыз иде. Кыз туганнары Нюра, Галя белән «КамАЗ» совхозында эшлиләр. Мин кәләшем янына күчеп килдем. Тыйнак кына туй ясадык. Мин механика цехында – моторист, Маша сыер савучы булып эшли башладык. Башта баракта тордык, аннары апасы фатирын калдырды. Шунда балалар, оныклар туды, инде аларның балалары бар. Тик, кызганыч, Мариям гына якты дөньяда юк инде. Балаларыма куанып яшим, ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Александр (башкаларга эндәшкән кебек, аңа да әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итәсе килә, әмма документларында ул юк, детдомда моңа игътибар ителмәгән) зарлана торган заттан түгел. Миллионлаган сугыш еллары балалары кебек тыйнак, канәгать ул. Бик күркәм бер гадәте бар: эче пошса да, шатлык килсә дә ул җырлый. Тавышы йөрәк түреннән чыга. Бу көнне китапханәдә ул «Каеннар» («Березы») җырын гармунсыз җырлады. Күңеленнән моң агыла, карашы сагышлы. Без аны тын да алмый тыңладык.
Сугыш чоры балаларының тормышка карашы бүтән – юкка гына да куана беләләр, ярдәмчел, киң күңелле алар. Сабый чаклары да булмаган, иртә балигъ булганнар, әмма кырысланмаганнар, көчле рухлы алар.