- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Якыннары һәм туганнары янәшәсендә тыл ветераны Гөлчирә Сафиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләде, – дип хәбәр итә газета "Менделеевск яналыклары".
Истәлекле вакыйга уңаеннан Гөлчирә Халиулловнаны башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Садыйков котлады, сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Котлауларга “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова кушылды.
– Үсмер чагымда Казанга киттем. Сугыш елларында икмәк пешерү заводында фронтка җибәрү өчен 15әр сәгать бер ялсыз эшләдек, кием тегү фабрикасында да хезмәт куйдык, – дип искә ала ветеран яшь чакларын. – Туган ягым Бондюка кайткач тара һәм сульфат тозлары цехларында озак еллар эшләдем, соңрак СМУда вахтёр булдым.
Булачак тормыш иптәше заводлы Камил белән язгы ташу чорында Шумный янында таныша Гөлчирә. Икесе бергәләп матур гаиләдә тәрбияле уллар Шамил һәм Даурны үстерәләр. Бүгенге көндә юбилярның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
Гомеренең алтын көзендә яшьләр кебек җитез хәрәкәтләнүчән, аралашучан, тормыш юлының һәр мизгелен яхшы хәтерләүче бу ханымга карап соклануымны яшермим. Аның күңеле изгелек һәм игелек белән тулы, һәркем турында сәгатьләр буена бары тик яхшы сүзләр генә сөйли ала.
– Хәрәкәт, хезмәт, Ходайга ышану, өмет яшәтә кешене бу дөньяда, – ди әңгәмәдәшем.
Иң җылы котлау сүзләрен якын кешеләренә балалы юллады.
– Әни безнең зирәклек һәм игелеклелек үрнәге, – диләр уллары, – без аның белән горурланабыз һәм аны чиксез яратабыз.
Р.Ахунов фотосы