- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Күңел күтәренкелеге, тормышка позитив караш, уен-көлке, юмор хисе, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәү - аңа хас асыл сыйфатларның берничәсе генә. Өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергән Ана бүген онык-оныкчыклары белән горурланып яши. Ветеранга бүген 90 яшь тулды. Юбилярны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Резедә Сәлимгәрәева, балалары, оныклары да Мөслимә апага сихәт гомер, куанычлы, кадер-хөрмәтле тормыш теләделәр.