- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Янурыс авыл җирлеге өлкәннәре район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена бардылар. Экскурсиягә барырга җирлек ветераннар советы планлаштырды, җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева планнарны чынга ашырды. Музейда кунакларга район тарихын җентекләп аңлаттылар, аның турында кино күрсәттеләр. Экскурсиядә катнашучылар үзләренең якташлары, авылдашлары, әти-әниләре турында белдек. Аннан соң ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә кәнәфер чәчәкләре салдылар. Янурыс авылы Мөхәммәтхафиз мәчете имам-хатибы Зәйнетдин абый Шәмсетдинов әрвахлар рухына һәм исәннәр иминлегенә дога укыды.
Бу экскурсия Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылды. Ул барысына да бик ошады, зур тәэсирләр калдырды. Өлкәннәр үзләре өчен бик күп яңалык белделәр. Азия Мөхәммәдиева аларның һәммәсенә “Сарман” газетасына икенче яртыеллыкка подписка бүләк итте.