- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Янгелде авылында гомер кичерүче Нәби бабай Мифтахов: “Мин бабай түгел әле, егет!“ – дип каршы алды кунакларны. Чыннан да ул әле дә яшь күңелле, тынгысыз җанлы, төз гәүдәле һәм җор сүзле. Тормышны яратып яшәве һәр сүзендә чагылыш таба.
–Тумышым белән Янгелдедән мин. Ләкин язмыш җилләре Якутиядә һәм Ташкент каласында да йөртте. Нефть һәм газ өлкәсендә эшләдем, механизатор булдым. Картлык көнемне туган авылымда үткәрәсем килде, – дип ул үзе.
2003 елда Нәби бабай гаиләсе белән авылына күченеп кайта. Иске генә бер йортны алып, үзгәртә, яңарта, матурлый. Уңайлы да, заманча да йортта улы Альберт белән яши ул бүген. Тормыш иптәше генә иртәрәк вафат булган. Озын гомерле булуның серен Нәби бабай хәрәкәттә, хезмәттә күрә.
–Иртә белән сәгать 5тә торам. Иң элек бер чакрым йөгереп кайтам, физик күнегүләр ясыйм. Аннан улым белән терлекләр янына чыгабыз. 2 сыер, 2 бозау, 2 үгез, кәҗә, сарык, кош-кортлар асрыйбыз. Тик торырга вакытыбыз да, теләгебез дә юк. Үкенмәслек итеп яшәргә кирәк. Янсаң, дөрләп ян, кирәкми төтенләп ятарга диләр бит. Кеше хәрәкәттә булырга тиеш. Эш юк, акча җитми дип мескенләнеп ятып кына тормыш алга бармый. Эшләгән, тырышкан кешенең тормышы алга бара аның, – дип сөйли бабай.
Нәби бабай тормыш иптәше белән бергә 3 бала тәрбияләп үстергән. Бүген алар, онык-оныкчыклары илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр һәм эшлиләр. Әтиләре янына эзне суытмыйлар.
–Безнең әти гел эштә булды. Без җитеш яшәсен дип берничә җирдә эшләде. 3 класс кына белемле булса да, ул зирәк тә, акыллы да, булдыклы да. Әти безгә терәк һәм маяк. Озын гомерле булсын, гел сөендереп кенә торсын, – диләр кызы Асилә һәм улы Әмир Мифтаховлар.
Нәби бабай Мифтаховка гомер бәйрәме уңаеннан, Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова аңа иң изге теләкләрен җиткереп, тагын да озын гомерләр яшь буынга үрнәк булып яшәвен теләделәр.