Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Янгелде авылында Батырлар һәйкәле ачылды. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, хәрби-патриотик эшләр буенча Үзәк хәрби округының командующий ярдәмчесе Анатолий Молоствов, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин катнашты.
Майның кояшлы иртәсендә Янгелде авылы халкы клуб янына бәйрәмгә җыйналды. Бу көнне шушы авылдан яу кырына чыгып китеп кайтмый калган, җиңү яулап туган авылына әйләнеп кайтып вафат булган каһарманнар истәлегенә өр-яңа һәйкәл ачылды. Шулай ук һәйкәлдә Советлар Союзы Герое Салават Кәримов исеме дә урын алган. Бәйрәм сугыш кырында ятып калган батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Район башлыгы авыл халкын Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрикләде. Районда барган зур төзелеш эшләре, чәчү барышы белән таныштырып китте. Сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык, эшләрендә уңышлар теләде. Авыл уртасына һәйкәл куйган Илхам Баһавиевка рәхмәтен җиткерде. Республика кунагы генерал-майор Анатолий Молоствов рәхәтләнеп авыл халкы, бигрәк тә балалар белән аралашты.
– Мин Апаска өченче тапкыр киләм. Килгән саен мондагы чисталыкка, яңа төзелешләргә, матурлыкка сокланып туя алмыйм. Хәрби патриотик тәрбия буенча да бик күп эшләр башкарасыз. Бүгенге һәйкәл ачуда өлкән буын белән бергә балалар катнашуы да шатлыклы вакыйга. Киләчәктә дә илебездә тынычлык булсын, балалар тырышып укып зур кешеләр булсыннар. Район башлыгы да патриотик тәрбиягә зур игътибар бирә. Рәхмәт сезгә!, - диде ул. Авыл җирлеге башлыгы Равиля Сибгатова, авыл мулласы Рөстәм Хәмидов чыгышларыннан соң балаларга сүз бирелде. Кулларына аллы-гөлле шарлар, флаглар, бабайларының фотосурәтләрен тоткан балалар шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Бәйрәмгә җыелган халык авылдашлары Илхам Баһавиевның эшен хуплап, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
– Олы яшьләрдәге бер абый, Илхам авылга бер һәйкәл куй әле дигәч уйланып калдым. Эшне көздән башладык. Башта нигезен койдык, аннан кирпечләр, рәшәткәләр кайтардык. Бердәмлек белән эшләп тә куйдык. Туганнарым Рәис, Илдар, Данияр Баһавиевлар, авылдашлар, Чувашия һәм Лаештагы дусларым ярдәме зур булды, - ди Илхам.
Бәйрәм чарасыннан соң генерал майор район башлыгы белән берлектә Апасның Батырлар мемориалендә, Туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Район башлыгы республика кунагына истәлекле бүләкләр тапшырды.