урислам Зиннур улы Зиннуров 1912 елның 29 июлендә Байлар Сабасы авылында ишле крестьян гаиләсендә ундүртенче бала булып дөньяга килә. Caба җидееллык мәктәбендә белем ала.
Мәктәптә ул тырышып укый, шуңа да аны районнан берүзен уку елын иң яхшы тәмамлаган укучы дип Лубян пионер лагерена жибәрәләр. Сабадан ары беркая да чыкмаган малай өчен бу гаҗәеп яңалык була, Лубянның матурлыгы аны таң калдыра. Монда ул Лубянка, Вятка елгаларында су коена, урман техникумы, аның студентлары, техникумның хужалыгы, яңа дуслар белән таныша. Лубянда лагерьда ял итү кечкенә Нурисламда урманга, урман эшенә мәхәббәт уята. Лагерьдан кайтып бераз вакыт үтүгә, ул Лубянны сагына башлый. Аның күңеле шундагы студентлар янына, нарат исе аңкыган матур һәм серле урманга омтыла. 1928 елда Саба җидееллык мәктәбен тәмамлагач, район милиция аппаратында эш башкаручы булып хезмәт юлын башласа да, аның төп уе укуда була. Башта аны, урын юк, дип укырга алмыйлар. Бары тик Татнаркомпроска гариза язганнан соң гына укырга керә ала ул. 1932 елда Лубян урман техникумын уңышлы тәмамлап, Саба урман хужалыгында техник булып эшли. 1937 — 1938 елларда Казанда хезмәт оештыру һәм техник нормировщиклар курсларында укып кайтканнан соң, Идел буе (хәзер Теләче) районындагы Тәмте урманчылыгында лесничий булып эшли башлый.
1940 елның февралендә Нурислам Зиннуров фин сугышына алына. Шул ук елны солых төзелеп, хәрби хәрәкәтләр туктатылганнан соң бераз вакыт узгач, аны Откарск шәһәрендәге ЗПСка (запастагы элемтә полкы) җибәрәләр. Монда ул радист-телеграфчылар курсында укый һәм радист-телеграфчы булып хезмәт итә. Киев шәһәре азат ителгәннән соң, Нурислам Зиннуров хезмәт иткән полк Киевка күчә. Соңрак Нурисламны Житомер-Бердичев юнәлешендә торучы Мойкоп шәһәрендә оешкан 40-нчы автополкка радист-телеграфчы итеп җибәрәләр.
1944 елда 40-нчы автополк Кишинев-Яссы юнәлеше буенча Румыниягә күченә һәм Бузао шәһәрендә урнаша. Полк Совет Хәрби Командованиесенең 3-нче Украин фронты күрсәтмәләрен үти. Пушкаларның соңгы гөрселдәүләре була бу, немец фашистларын тулысынча тез чиктерү сәгатьләре якынлашып килә, тиздән сугыш ялкыннары да сүнәр. Полк радиостанциясе радисты Нурислам Зиннуров өчен дә сөенеч бу. Тик җиңү көнен сау-сәламәт килеш каршыларга язмаган икән. Бузаодан Львов шәһәренә күчкән вакытта, штаб машинасы түбәсендәге антеннаны көйләгәндә, Нурислам янында гына снаряд шартлаудан саңгырауланып, аңын югалтып җиргә ава. Шулай Нурислам Зиннуров каты яралана. Ләкин Нурислам үзенең хәрби частеннән, иптәшләреннән калырга теләмичә, җитди контузиягә дә карамастан, хезмәт итүен дәвам итә. 1945 елда Зиннуров хезмәт иткән полк Николаев шәһәрендә урнашып, хәрби дәүләт заданиесен үти. Шул ук елның июль аенда Кривой Рог шәһәрендә корал тапшыргач, полк Ерак Көнчыгышка озатыла һәм Хабаровск шәһәре янында урнаша. Япония империалистларына каршы сугышта Нурислам Зиннуров шул ук 40-нчы автополкның «СССР-284» радиостанциясе радисты булып хезмәт итә. 1945 елның август аенда, Мөгдин һәм Квантун армияләре тар-мар ителгәннән соң Байкал арты фронты командующие, маршал Малиновский боерыгы буенча полк хәрби ганимәт (трофей) ташуга керешә. Ләкин алган контузия үзенекен итә, Нурислам Зиннуров каты авырый башлый һәм Хабаровск шәһәренең 109-нчы үзәк госпиталенә озатыла. Менә ул госпитальдә. Эрегән кургашын тутырган шикелле авыр, кайнар башта уйлар шаукымы. Алар берсен-берсе узып китәргә теләгән сыман йөгерешәләр дә, бер ноктага җитә алмыйча таралалар. Нурислам фикерен туплый алмыйча изалана, алҗып тәмам хәлдән тая. Иң аянычы — аның күз алдын тоташ караңгылык пәрдәсе каплаган. Ул пәрдәнең ачылуын, битләрне назлап иркәләгән кояш нурларын, дөньяны төрле-төрле төсләрдә күрү сәгатьләрен түземсезлек белән көтте. Ә сәгатьләр, көннәр уза торды. Шулай госпитальдә бер ел вакыт үтте. Тик, күз алдындагы тоташ караңгылыкны таратыр сәгатьләр генә килмәде. Алган контузиядән башланган, күрү нервысының атрофиясы нәтиҗәсендә ул сукыраеп калды. Йөрәк бу хәлне күпме генә кабул итәргә теләмәсә дә, килешергә туры килә.
Нурислам яшьлек еллары күкрәп узган, үзе утырткан урманнары, сөйгән яры көтеп калган туган авылы Сабага — әти-әнисе янына кайта. Эх, туган авыл! Сулышың да таныш, җылы бит синең. Әнә авылдашларның эчкерсез, ягымлы тавышлары ишетелә. Юк шул инде, ул боларның берсен дә күрә алмый. Яраткан эшенә дә тотына алмады. Элек мәһабәт гәүдәсе, нык ышанычлы адымнары белән яшь җилкенчәкнең йөрәгендә ялкын кабызып узган Саба урамнарын да үзе генә урый алмады. Кешеләр аңа кызганып карый, хәзер ул кеше ярдәменә мохтаҗ. Сөйгәне дә аны кабул итә алмады. Их, язмыш... Шулай япь-яшь килеш ярдәмгә мохтаж бер мескен булып калыр микәнни?
Юк, Нурислам язмыш белән килешеп, кул кушырып кына утыра торганнардан түгел. Энергияң ташып торган мәһабәт гәүдәң, аяк-кулың сау килеш тик утыр, имеш... Баш исән булсын, сабыр канатларың сынмасын. Ул тышкы дөньядан аерылып үз эченә бикләнми. Киресенчә, актив тормыш белән яшәргә тырыша. Радио тыңлый, яшьләргә гәзит укыта, клубка лекцияләр тыңларга йөри. Ә беркөнне Тәкәнештә сукырлар оешмасы бар икән дигән хәбәр ишеткәч, шунда юл тота. Монда ул тумыштан сукыр бер малайны очрата. Малай сукыр булса да, бик үткен, барлык яңалыклардан хәбардар. Нурисламны иң гажәпләндергәне бу малайның бер китапны шартлатып укып җибәрүе була. Малай Нурисламга бармакларга беленә торган нокталы китабын капшатып күрсәтә. Кайчандыр сукырлар өчен рельефлы-нокталы әлифба уйлап тапкан француз, Луи Брайль турында сөйли. Әлеге малай белән очрашу Нурисламның тормышын үзгәртеп җибәрә, якты нур өсти. Сорап белешкәч, ул әлеге әлифбаны алдырып укырга өйрәнә башлый. Сугышта ут-давыллар кичеп чыккан егетнең үжәтлеге алдында телсез серле нокталар бик тиз бирешәләр. Менә ул әлифбаны үтә, укырга-язарга да өйрәнә. Сукырлар өчен чыга торган китап-журналлар алдырып укый башлый. Теләк, ышаныч булганда күзләр күрмәү генә аң-белем, культура дөньясына киртә була аламыни? Нурислам Зиннуров моны яхшы аңлый, шуңа да районда сукырлар оешмасы төзергә кирәк дип исәпли ул. Бу тәкъдимне районның социаль-тәэминат бүлегендә да хуплыйлар, ярдәм кулы сузалар. Шулай булса да оешманы төзеп, аякка-бастыру өчен хәйран көч түгәргә туры килә. «Оешмасыз да эшебез бик әйбәт бара, дәүләт һәм колхоз ярдәм итеп тора,»- диючеләр дә табыла. Андыйларга Нурислам:
— Оешма безгә тормышта активрак булырга ярдәм итәр, бер-беребезнең аерым интереслары турында бергәләп кайгыртырбыз. Укырбыз,- дип җавап бирә. Үзләре кебек үк күрмәүче кеше үгетләве бик яхшы тәэсир итә, оешма төзелү озакка сузылмый. Нурислам Зиннуровны оешманың рәисе итеп сайлыйлар. Нурислам җиң сызганып эшкә тотына. Ул оешмага кешеләр туплый, аларның хәл-әхвәлләрен сораша, укырга-язарга өйрәтә, оешма өчен янып-көеп эшли. Шуңа да ул җитәкләгән оешма берничә ел эчендә республиканың иң алдынгы оешмалары рәтенә чыга.
Бу вакытка Нурисламның шәхси тормышы да жайлана. Гомер юлында мәрхәмәтле олы җан иясе Шәмсебанатны очратып 1951 елда гаилә корып җибәрә. Берсеннән-берсе матур биш ул, ике кыз үстерәләр алар.
Нурислам Зиннуров иҗади эштә дә үзен сынап карый. Район газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөри, газетаның актив хәбәрчесе булып тора. 1959 елдан алып аның күп кенә хикәяләре, шигырьләре дөнья күрә. Шулай ук аның шигырьләре «Саба шагыйрьләре», күрмәүче татар шагыйрьләренең Брайль шрифтында басылган «Брайль җимешләре» (1962), «Тормыш җыры» (1969), «Якты юлдан» (1974) җыентыкларында да урын алган.
Н. 3. Зиннуров Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Нурислам Зиннуров 1985 елда вафат булган.
Гөлүсә Закирова.
Казан-Явлаштау