- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Самара шәһәрендә яшәүче якташыбыз, Кораллы көчләр ветераны, отставкадагы полковник, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Идеал Галәветдинов моннан ун ел элек Бөек Ватан сугышында катнашкан нурлатлылар турында “Гордость земли Нурлатской” дигән китап төзеп, нәшер итеп якташлары өчен зур бүләк ясаган иде инде. Анна соң да әле аның “Свет истины”, “Ислам: история культуры” китаплары дөнья күрде. Киңкырлы, эзләнүчән шәхес Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тагы бер зур хезмәт башкарган: Самара өлкәсенең Мәчәләй авылы фронтовиклары, тыл хезмәтчәннәре һәм аларның бүгенге көндә кече ватаннарын данлап яшәүче дәвамчылары турында “Подвиг огненных лет” китабын әзерләп, аңа редакторлык иткән. 1000 данә итеп әйбәт сыйфат һәм заманча бизәлеш белән нәшер ителгән китапны тәкъдир итү дә Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йортында олы бәйрәм итеп үткәрелгән. Сәкинә Хәйруллина