- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Апас туган якны өйрәнү музее фондында танылган язучы, якташыбыз Әгъзам Камалның фотогорафиясе һәм шәхси документлары саклана. Апас районы үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңа төзелгән стеллада аның исеме алтын хәрефләр белән мәрмәргә уелып язылган. Бүгенге көндә Лаеш районында яши торган туганнары белән тыгыз элемтәдә торабыз.
Әгъзам Камал (Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов) 1918 елның 21 январенда Татарстан АССРның Апаc районы Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1934 елда туган авылында җидееллык мәктәпне, 1937 елда Казан финанс-экономика техникумын тәмамлый. Шушы белгечлек буенча бераз вакыт Тәкәнеш районында, аннары Казанда республика газета-журналлары редакцияләрендә эшли. 1939 елны армиягә китә, хәрби курсларда укый, кече командир дәрәҗәсе ала.
Яшь шагыйрь Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкка китә. Күп кенә сугышларда катнаша, яралана, госпитальдән соң Саратовтагы хәрби училищены тәмамлап офицер була, Сталинград фронтындагы хәлиткеч сугышларда көрәшә һәм 1943 елның 16 маенда дошман пулясыннан һәлак була.
Ә. Камал авылда чакта ук шигырьләр яза башлый. 1938-1939 елларда аның аерым җыентыклары дөнья күрә. Сугыш елларында аның әсәрләре Татарстан матбугатында басылып тора.
Бронепоезд
(«Кызыл Татарстан» бронепоездына)
Кайчагында шундый вакыт була,
Үлем каршысында ятасың,
Тамырларга бетмәс дәртләр тула,
Килеп чыкса шунда якташың.
Бара иде сугыш тимер юлда,
Җирне казып фашист урнашкан.
Пулеметлар юлны буды сулда,
Автоматлар буды уң яктан.
— Менә-менә алка ябылыр да,
Без калырбыз дошман кулында.
Санга артык дошман ябырылыр да,
Һәлак булыр күпләр шушында, —
Дип торганда, бронепоезд килде,
Алга куеп көчле күкрәген,
Йөрәкләргә шатлык тулган иде,
Тыңлаганда аның күкрәвен.
Блиндажлар ишелделәр кинәт,
Күккә очты башлар, ак ташлар,
Әйтеп куйды яшь сугышчы Зиннәт:
— Рәхмәт сезгә, рәхмәт, якташлар!
Бронепоезд һәр көн безнең сафта,
Ишеткәнсең инде хәбәрне.
Ул катнашты азат иткән чакта
«Н» дип исемләнгән шәһәрне.
Без беләбез: аның һәр винтында
Халык көче, халык сумнары.
Без фронтта, ә сез тирән тылда,
Һәм байраклар безнең югары!
Бәлки җырым сезгә барып җитәр,
Ул сөйләсен сезгә, мактасын.
Һәрвакытта безгә ярдәм итәр
Бронепоезд — минем якташым!