9 февраль көнне Саба туган як өйрәнү музеена Саба гимназиясенең 5 “Г” сыйныф укучылары (укытучылары Гимазова Д.Т.) кунак булдылар. Музей хезмәткәре Сунгатова Р.Р. хәрби-патриотик айлык кысаларында “Якташларыбыз сугыш батырлары” дип аталган музей дәресе үткәрде. Чараның төп максаты: тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү, яшьләрне актив булырга, туган ил өчен бөтен көчне, хәтта гомерне дэ кызганмаска кирәклеген каһарманнар мисалында раслау.
Укучыларга музей дәресе барышында якташларыбыз Советлар Союзы Геройлары, Дан Ордены кавалерлары , партизан Икрам Фәйзуллин турында мәглүмәт бирелде. Музейда сакланган солдат хатлары, орден һәм медальләр, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси киемнәре һәм башка экспонатлар белән таныштылар.
Укучулар якташлары белән горурланганын белдерделәр.
Якташларыбыз сугыш батырлары
Корпункт: