- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Саба туган як өйрәнү музеенда сакланган бәясез экспонатларны, архив документларны кулга алып аларның тарихын музей хезмәткэрләре өйрәнә һәм үсеп килүче яшь буынга бабаларыбызның батырлыгын җиткерергә тырышалар.Музейда сугыш темасына кагылышлы бик күп материаллар саклана, экспонатлар да бай дип әйтә алабыз.
Закиров Гали Закир улы- сержант, укчы отделение командиры. Гали Закировка сугыш барышында үзенең солдат капчыгын ике тапкыр тутырырга туры килә. Беренче тапкыр немец – фашист илбасарлары безнең илгә басып кергәч булса, ә икенчесе 1942 елның ахырында авыр яраланып госпитальдә ятканнан соң туган авылы Байлар Сабасыннан савыгып яңадан фронтка киткәндә була. Авылдашлары аны :
- Фашистларны рәхимсез кыр, без дә үз хезмәтебез белән сезгә җиңүгә ирешергә булышырбыз ! – дип озатып калалар.
Украинада Днепрга килү юлларында, Закиров нәкъ якташлары кушканча сугыша. Аның командасындагы укчылар отделениесы окупациядә калган күп шәһәрләр һәм авылларны азат итүдә катнаша. Командир Гали Закиров үзенең сугышчыларына һәрвакыт шәхси үрнәк күрсәтә. 1943 елның 26 сентяберендә Гали Закиров хезмәт иткән укчы дивизия частьләре, Днепрның уң як ярына чыгып, плацдармны киңәйтү өчен көрәш башлыйлар. Укчылар артиллирия булышлыгы белән берничә көн дошман контратакаларын кире кайтаралар. Акрынлап немецларның каршылык күрсәтүе йомшарый һәм дивизия зур көч куеп бераз алга бара башлыйлар. 5 октябрьдә ул Губин авылы янында дошман оборонасын өзэ. Бу сугышта немец траншеяларына беренче булып Закиров отделениесы сугышчылары ташлана.
Автомат уты һәм приклад белән юл ачып, Закиров үз сугышчыларын траншея буйлап алып китә. Траншея эчендә пулялар туктаусыз сызгыра, немецлар түрдәге блиндажга урнашып, траншеялардан килү юлларын ут астында тоталар, Закиров кулына граната тотып, бер борылышта алга ташлана. Ул ыргыткан граната блиндажны җимереп гитлерчыларны юк итә. Беренче траншеяларны дошманнан тулысынча чистарткач, отделение бөтен ботальон белән бергә дошман оборонасының икенче лениясенә бернинди югалтусыз барып җитә. Һөҗүм итүчеләр аннары таулар тезмәсенә барып чыгалар. Закиров үз отделениесын бу тауларның берсен атакаларга алып китә. Ул атакага ташланырга хәттә команда да биреп тормастан, иптәшләренең үзеннән бер адым да калмаячакларына ышанып, үзе беренче булып биеклеккә ташлана. Немецлар биеклекне калдырып, тауның икенче итәгенә чигенэләр. Закиров биеклеккә күтәрелгәч үзе белән Днепр буеннан ук саклап алып килгән кечкенә генә байракны кадап куя. Командир ул көнне немецларның йөздән артык солдат һәм офицерын кырып сала.
Көн ахырына кече сержант Закиров исемен частьта һәрбер сугышчы белгэн. Озакламый Герой турында “Правда” газетасы язып чыга, һәм аның даны бөтен илгә тарала.
Герой исеме аңа 1944 елның 10 январында бирелә шул ук елның февралендә һәлак була.
Икенче батырыбыз Хәбибуллин Зәки Хабибулла улы. Подполковник, укчы, полк командиры. Югары Утар авылында туа. 1931 елда армиягә алына, хәрби политик училищесын тәмамлый . Финләндия сугышында катнаша Ватан сугышына беренче көннәрдән үк керә, кабат хәзерләү курслары үтеп, строевой командиры була
Балтик Буеннан беренче Белорусия фронтын күчерелгән Двина укчы дивизиясе 1945 елның январь башында Варшавадан совет гаскәрләре хәзерләгән һөҗүмнең төп юнәлешенә эләгэ. Частьләрнең сугышка хәзерләнергә һәм немецларның күәтле оборонасын өзәргә кирәк булган участокны өйрәнергә берничә көн генә вакытлары була. Командование алдына боз өстеннән Висла елгасы аркылы чыгу һәм Пулька районында гитлерчылар оборонасын өзү бурычын Зәки Хәбибуллин полкы үтәргә тиеш була. Полк көчле ут астында юка боз өстеннән елганың көнбатыш ярына беренче чыгарга һәм немецларның сигез айдан артык вакыт эчендә җентекләп корган өч полоса ныгытмаларын өзеп үтәргә тиеш була.
Үз дивизиясендә генә түгел, корпуста да, армиядә дә Хәбибуллин яхшы полк командирларының берсе булып санала. Бу югары абруйны офицер Ленинград һәм Рига яннарындагы сугышларда, хәрби тәҗрибәсе һәм армиядә озак вакытлар хезмәт итүе белән яулап алган була.
1945 елның 14 январенда Висла өстендә гадәттәге иртәнге тынлык озакка сузылмый. Иртән сигез сәгать утыз минутта , кышкы соры таң вакытындагы эңгер-меңгер белән алмашынганда совет артеллериясе бердәм эш башлый. Снарядлар шартлаудан күтәрелгән төтен һәм балчык кисәкләре көнне яңадан төнгә әверелдерэлэр.
Снарядлар, ярты сәгать буена елганың көнбатыш ярына явып, андагы дзотларны, пулемет ояларын, траншеяларны җимерэләр, немецлар оборонасының алгы линиясендәге тимер чыбык киртәләрен һавага очыралар. Аннан соң батареяларның җимергэч залплары дошман оборонасының эченә күчерелэр.
Подполковник Хәбибуллин атаканың барышы турындагы хәбәрне түземсезлек белән көтэ. Озакламый команда пунктына алгы отрядның уңышлы рәвештә һөҗүм итеп баруы турында беренче хәбәрләр килэ. Ун сәгатьтә капитан отряданың Пульконы алуы турында хәбәр итэ.
Елга аша кичкән икенче һәм өченче батальоннар алгы отрядтан сулдарак хәрәкәт иттэләр һәм артиллерия булышлыгында фашистларны Острувек авылында атакалыйлар. Бу каты сугышта дошман гарнизоны тар-мар ителэ, һәм полк подразделениеләре авылны алалар. Дивизиянең башка частьлары да, һөҗүмне уңышлы җәелдерэләр.
Алга киткән полк, дошманның тылына куркыныч тудыр. Дивизия тарихында бу сугышның соңгы этабы һәм Хәбибуллин полкының сугышчан җитәкчеләре турында болай диелә: “Безнең подразделениеларның Канара- Магерова Воля шоссеена чыгулары һәм фронттан ясалган ударлары, камалуда калудан һәм тулысынча юк ителүдән курыккан немецларны чигенә башларга мәҗбүр итте: Безнең частьлар, фашистларның каушап калуыннан һәм паникага бирелүеннән файдаланып, дошман оборонасының өзелгән урыннан омтылышлы рәвештә алга ыргылдылар”.
Дивизия немецларга ял һәм тынгы берми, һаман эзәрлекләп бара. Һәр көнне Польшаның яңа шәһәрләре азат ителэ һәм фашистларның алдан ук хәзерләнгән ныгытмалары сугышып алына. Сугышларда үзен бик яхшы күрсәткән Хәбибуллин полкы 18 январьда Сохачев һәм Лович шәһәрләрен 19 январьда Аргенау һәм Александров шәһәрләрен алганы өчен командование приказларында билгеләп үтелде. Җиңү рухы сугышчыларны алга алып бара. Подполковник Зэки Хабибуллин һәр сугышчының йөзендә шатлык балкуын күрэ.
11көн дәвам иткән сугышлардан безнең гаскәрләр 400 километрдан артыгырак алга китеп 25 январьда Германия чикләренә барып җитэләр. Анда Двина дивизиясе полклары башка частьлар , Шнайдемюль шәһәрен камап алып, бик көчле ныгытмаларны штурмлыйлар. Совет гаскәрләре, шәһәрне берничә тапкыр атакалап карасалар да, югалтуларга очрап, кире чигенергә мәҗбүр буллалар, чөнки Шнайдемюль крепость кебек озак вакытлы оборонага хәзерләнгән була.
29 январь совет частьлары өчен бигрәк тә авыр көн була. Бу көнне Хәбибуллин полкы шәһәр читенә бәреп керэ. Командир подразделениеләрнең хәрәкәтенә юнәлеш биреп шәһәр бистәләре урамнарында һәрвакыт ут астында була һәм, дошман ярсынып конратакага ташлангач, автоматчылар отряды белән бергә фашистларның басымына каршы тора.
28 февраль 1945 елда подполковник Хәбибуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелэ. Командование, дивизиядәш һәм полкташ иптәшләре аны иң югары бүләк алуы белән котлыйлар һәм аңа , җиңү белән Берлинга чаклы барып җит, дип изге теләкләр телиләр.
Ләкин сугышчан дусларының теләге тормышка ашмый: 1 майда Альт- Группин урамнарындагы сугышларда дошман пулясы герой командирның гомер юлын өзэ. Җиңү көненә санаулы көннәр калганда зур батырлык күрсәткән якташыбызның һәлак булуы әлбәттә бик кызганыч.
Ә инде өченче батырыбыз Башкиров Иван Сергей улы - сержант, пулемет расчеты командиры. 1926 елда Саба районының Завод - Нырты авылында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли. Армиядә 1943 елның ноябереннән хезмәт итә башлый.
Иван Башкиров фронтка 1944 елның июнендә, безнең гаскәрләр Белоруссиядә киң колач белән һөҗүм сугышлары башлап җибәрер алдыннан, килә. Ул өч ел буена диярлек тирән тылда , фашист илбасарларга каршы сугыш, оккупантлар изүенә эләккән өлкәләрендәге совет кешеләренең газап чигүе турында газеталардан укып кына белә. Сугышлар барган җиргә ул бөтен йөрәге белән омтыла, ләкин хәрби комиссариатка барган саен: “Син яшь әле, җиңү өчен көрәшкә моннан торып ярдәм ит”, - дигән җавапны ишетә. Фронттан ерактагы Саба Районының Олы Нырты авылында яшәп фронтка нәрсә белән ярдәм итәргә мөмкин иде соң? Әлбәттә, хезмәтең белән генә. Шуңа күрә Иван колхозда бөтен көчен куеп эшли...
Ниһаять, армиягә алынгач, Башкиров запастагы полкта пулеметчы осталыгын үзләштерә һәм ярты елдан соң фронтның алгы лениясендә була.
Яшь солдат әйбәт сугыша. Ковель янындагы, Көнбатыш Буг ярларындагы һөҗүм операцияләрендә, Польша җирләрендәге омтылышлы маршта ул укчыларга юллар әрчеп һәм гетлерчыларның контратакаларын куркусыз кире кайтара. Аның “максим”ы урнашкан җирдән немецлар беркайчан да үтә алмыйлар. Полк командиры приказларында пулеметчы Башкировның исеме күп тапкырлар искә алына. Аңа батырлыгы һәм тапкырлыгы өчен “Батырлык өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены һәм сержант исеме бирелә.
Часть коммунистлары, сугышчы – комсомолецны үз сафларына ала. Иван Башкировның тормышында бу бик мөһим вакыйга 1945 елның январенда, Варшава янындагы сугышлар алдыннан була. Андагы сугышларда ул партия оешмасының ышанычын намус белән аклый.
15нче январь артеллериянең көчле күкрәве белән бышланып китте. Артеллерия җимереп бетермәгән корылмаларны пехотачылар төгәлли. Совет сугышчылары, немец оборонасына бәреп кереп, бер рубеж артыннан икенчесен алалар.
Төнлә беренче булып боз өстенә дүрт укчы – комсомолец белән полк комисары лейтенант Тебеньков төшэ. Аларның максаты Висла уртасындагы кечкенә утрауга үтү иде.
Боз өстендә яткан сугышчыларга минут сәгать булып тоела, һәм шунда аларга Иван Башкиров ярдәмгә килэ. Ул, пулементын сөйрәп, туп-туры дошман орудиесы урнашкан җиргә таба шуыша. Тирә-юньдә снарядлар ясаган бәкеләр һәм чәрдәкләнгән боз адым саен куркыныч тудара. Шулай булса да, Башкиров каршы як ярга барып җитэ. Ул анда җәһәт кенә күтәрелеп граната ыргыта һәм шуның артыннан ук пулеметыннан ут ата. Дошман уты тынып кала.
Аннары Иван Башкиров яр өстенә менеп, атака алдыннан рота командиры биргән кызыл байракны агачка беркетэ. Мактаулы бурычны аңа йөкләп, офицер ялгышмаган була.
Башкиров, суга манчылып суыкта бозлана башлаган шенелен көчкә күтәреп, укчылар белән бергә алга, немец ныгытмаларына таба хәрәкәт итэ. Башта ,беренче аннары икенче траншея алына. Терәк пунктына әверелгән кечкенә генә авыл да совет сугышчыларын тоткарлый алмый. Аннары бер төркем укчылар сугыша кала, ә алгы роталар Варшава- Модлин шоссена таба үтэләр. Башкиров монда да алгы сафта бара һәм шушы каты сугышта 1945 елның 5 февралендә батырларча һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән соң 1945 елның 27 февралендә бирелә.
Пулемет ротасы сугышчылары һәлак булган иптәшләренең истәлеге итеп аның ышанычлы “максим”ын саклап калалар. Снаряд кыйпылчыклары ваткан механизмнарын төзәткәч, “ЖЧ 733” номерлы пулемет өлкән сержант Цибульскийга тапшырыла. Шуннан соң, беренче сугышта ук мактаулы коралның яңа хуҗасы аның белән кырык фашистны юк итэ.
Дошманны җиңгәннән соң да, пулемет ротада кыйммәтле истәлек булып кал. Полк ветераннары, аны яшь солдатларга күрсәтеп, Советлар Союзы Герое коммунист Иван Башкировның батырлыгы турында сөйлиләр. Моны ишеткән һәр яшь сугышчы аның кебек булырга ант бирэ.
Районыбызның дүртенче батыры : Хазиев Вәли Хаҗиәхмәт улы – рядовой, укчы. 1925 елның 9 июлендә Саба районы Оет авыланда туа. 1943 елда армиягә алына, 1944 елның июненнән сугышларда катнаша
Вәли Хазиев сугышның өченче елында үзе теләп фронтка китә. 1944 елны җәен Белорусияне азат итүдә катнашучы частьта рядовой булып сугыша. Ул урыннар немецларга оборона өчен зур уңайлык тудырган. Елгалар, урманнар һәм сазлыклар аларга күәтле оборона рубежлары төзергә мөмкинлек биргән. Оккупантлар юлларны һәм сазлыклар аша үтү сукмакларын бик еш миналап, урманнарда заваллар ясап, Белорусияне кулларыннан ычкындырмаска тырышалар. Совет артиллеристларына һәм очучыларга бу калын стенаны җимерер өчен күп көч куярга туры килә; әмма дошман ныгытмаларын штурмларга хәзерләнүче пехота алдында тагын да зуррак кыенлыклар тора.
... 23 июньдә иртә белән, атака башланыр алдыннан, взвод командиры кече лейтенант Бреусов солдатларга:
- Безнең һәр адымыбыз белорус туганнарыбызга азатлык китерә.
Алар безне Минскида да, Витебскида да, Оршада да, Полоцкида да илбасарлар әле ерткычлык итә торган бөтен җирдә көтәләр, - диде.
Артеллерия хәзерлегеннән соң, атакага ташланырга сигнал биреп һавага ак ракета күтәрелгәч, взвод командиры артыннан Хазиев беренче булып траншеядан сикереп чыга һәм немец окопларына таба йөгерэ. Дошманның дәхшәтле уты атакалаучыларны туктата алмый, траншея алына.
Аннары сугышчылар чигенүче немецларны берничә километр эзәрлекләп баралар.
Дубровка авылы янында фашистлар, чигенүдән туктап, контратакага күчэләр. Аларның йөзләбе Бреусов взводына ташлана. Бу сугыш кыска, ләкин бик каты була. Безнең һәр сугышчыга бишкә якын сугышчы туры килэ. Ләкин алар, бер-берсенә булышлык күрсәтеп, дошманны ут белән һәм кул сугышында юк итеп контратаканы кире кайтаргач, омтылышлы рәвештә алга киттэләр.
Дошманның көчле, тирән эшелонландырылган оборонасы киң участокта өзелгәч, совет гаскәрләре Көнбатыш Двинага таба юнәлэләр. Ул көннәрдә һавалар бик нык бозылган һәм юллар туктаусыз яуган яңгырлардан боткага әверелгән була. Көннәр бозык торганлыктан, авиация хәрәкәтсез кала, начар юллар танк частьларының алга баруын тоткарлый, туктаусыз койган яңгырлар пехота частьларын гына туктата алмый, алар элеккечә үк алга баруларын дәвам иттэләр.
Немецлар Көнбатыш Двинаның икенче ягында урнашкан Витебскидан чигенгәндә, шәһәр өстенә куе төтен күтәрелэ.
Елганы Бреусов взводы полкның алгы отряды составында кичэ. Вәли Хазиев көнбатыш ярга взвод командиры белән бергә аяк баса.
Елганы кичкән сугышчыларны яр буенда пулемет уты тоткарлый, һәм алар акоплар казып яшеренергә мәҗбүр булалар. Хазиев, окопта яткан килеш, немец пулеметының каян атуын белергә тырыша. Ул бик якында, алардан нибары илле метрлар читтә урнашкан булып чыга.
Вәли Хазиев шунда иптәшләренең тормышы һәм операциянең уңышы үзенең кыюлыгына гына бәйләнгән булуын аңлый. Ул дошманга якынлашып аны юк итә алса, взвод та алга үтәчәк һәм елга аша десант белән башка көймәләрдә тоткарлыксыз чыгачаклар; әгәр пулемет атуын дәвам итсә, күп кенә солдатлар яр буенда мәңгегә ятып калачаклар иде.
Вәли Хазиев, күп уйлап тормыйча, окобыннан чыгып, шуышып пулемет янына китэ. Берничә минут үтэ. Бер-бер артлы ике граната пулемет оясына оча һәм пулемет ,расчеты-ние белән, юк ителэ. Шуннан соң алга юл ачыла.
Стуканы авылы янында немецлар Витебск шәһәрен камарга барган совет частьларын контратакалыйлар. Бу сугышта Вәли Хазиев ике немецны юк итэ, ләкин үзе дә яралана. Иптәшләре аның ярасын бәйләгәч, ул яңадан сугышның иң кызган урынына ташлана. Вәли Хазиев тик сугыш тынгач һәм дошман чигенгәч кенә санчастька китэ.
Ватан үзенең гайрәтле улларының батырлыгына лаеклы бәя бирэ1944 елның 22 июлендэ Кече лейтенант Бреусов һәм рядовой Вәли Хаҗиев Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар.
1949 елдан, армиядән демобилизацияләнгәннән соң, Зеленодольскида яши һәм эшли.
Районыбызның элеге дүрт каhарманы арасыннан Вәли Хазиев кына сугыштан эйлэнеп кайта. Сабабызнын узэгендэ дурт батырнын хэйкэл- бюстларын ачу тантанасында катнашу да насыйп була ана.
Саба туган як музее сугыш истэлеклэрен саклаучы экспонатларга бай.
Алар арасында Вәли Хазиевның медальлэре, костюмы, ул алып кайтып тапшырган авиа бомба, гильзалар , истәлекле грамоталары урын алган. Фотосы һәм башка экспонатлары да саклана. Вәли Хазиевка 43нче армиянең төзелүенә 40ел, узе ук шушы вакыйганын шахиты булган Витебск шәхәренең азат ителүенә 37 ел тулу тантанасында катнашырга да насыйп була. Элеге чараларда ул үзенең сугышчан дусларын очрата. Дэхшэтле сугыш еллары коннэр арты коннэр утеп ерагайса да, анын узэк озгеч хатирэлэре хэрчак истэ. Жир ананың йөрәгенә уелып калган кук алар хаман да сыкрый сыман. Бу коточкыч еллар онытылсын, жир-ананын яралары тозэлсен, эмма элеге кахарманнардай совет солдатының нинди зур авырлыклар белән җиңүгә ирешуе бугенге житеш, рэхэт тормышта яшэучелэрне хэрберебезнен хэтереннэн мэнге жуелмасын иде.
Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган каһарманнар – чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы һәм мактанычы. Еллар үтү белән аларның һәркайсының шәхси батырлыгы белән кызыксыну көчәя бара.
Хәзер дә музейда укучылар, яшьләр, ата-аналар өчен экскурсияләр, батырлык дәресләре үткәрелә. Без, музей хезмэткэрлэре зур тәрбия эше алып бара, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтәбез, яшьләрне актив булырга, туган ил өчен бөтен көчне, хәтта гомерне дэ кызганмаска кирәклеген каһарманнар мисалында раслыйлар.