- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Саба район музей хезмәткәрләре якташларыбыз – партизаннар турында материалларны өйрәнделәр. Күп санлы партизаннар арасында безнең районда туып үскән партизаннар барлыгы ачыкланды.
Тимершәех Гайнанов Керәнне авылында ярлы крестьян гайләсендә туып үсә. Сугыштан соң Казанда яши, аэропортта слесарь булып эшли. Ул Кырымда яшерен оешма (подполье) эшчәнлегендә актив катнашкан. Бик тыйнак кеше буларак, ул сугыштан кайткач үзенең партизан отрядындагы эшчәнлеге турында беркемгә берни сөйләми. Кырымдагы сугышчан дуслары аны эзләп тапканнан соң гына Гайнановның партизанлык тарихы ачыла.
1942 елның октябрендә Тимершәех Гайнанов һәм аның дүрт иптәше самолетлары белән Кырымның Зуйск тирәсендәге урманга төшәләр. Кыска гына арада алар 12 кешедән торган патриотик оешма туплыйлар, Симферополь яшерен оешмасы белән элемтәгә керәләр. Тимершәех төркемнең элемтәчесе буларак Кырымны аркылыга – буйга йөри, разведка материаллары туплый, һәртөрле шартлаткычлар эзли. Зуйск урманнарындагы яшерен группаларга шартлаткычлар илтә һәм күзәтү материалларын тапшыра. Ул өләшкән миналарны партизаннар тиздән үз эшләрендә файдаланалар. Джанкой янында фашистларның хәрби составы шартлый, складлары күккә оча. Совет самолетлары алар күрсәтүе буенча дошман аэродромын шартлаталар. Һөҗүмгә хәзерләнү совет гаскәрләре өчен Симферопольның төгәл картасын төзүдә Гайнанов якыннан торып катнаша. Кырымның яшерен оешмалар җитәкчесе И. Козловны һәм аның иптәшләрен аларга һөҗүм булачагы турында Тимершәех бик вакытлы кисәтә, фәкать шул сәбәп кенә төркем тар-мар ителүдән котылып кала.
Сугышчан дуслары аны яхшы хәтерлиләр аның турында язалар “В Крымском подполье” һәм “Крым в Великой Отечественной войне” китабы үзенең берничә битен Тимершәех Гайнанов Батырлыгына багышлый.
Икенче якташыбыз – партизан Минһаҗ Тимеров - очучы, Сабы районы Елыш авылында туып үсә. Хәрби бурычын үтәгәндә самолеты шартлагач, Көньяк Украина җиренә парашютта төшә. Захарино авылында яхшы кешеләрдә “Тиле Мишка” исеме белән яши башлый. Урындагы вәзгыятьне өйрәнгәч, бу авылда яшерен оешма туплый. Иң беренче итеп, Германиягә икмәк чыгаруга юл куймау, ашлык сугуны өзү машиналарын сафтан чыгару бурычы куела. Немецлар колхозчыларны ындыр табагына куып китерәләр. Эшли генә башлыйлар, сугу машинасы ватыла. Аның барабанына бодай көлтәсе белән бергә тимер чыбык “элләккән” икән. Икмәкне сугу, аны озату күпкә тоткарлана. Минһаҗ Тимеров җитәкчелегендә яшерен оешма әгъзалары телефон линияләрен өзәләр, күперләрне җимерәләр, дошманның йөк машиналарын йөрмәслек хәлгә китерәләр.
1943 елның ноябре, Совет гаскәрләре Днепр елгасын кичә башлыйлар. Менә шул вакытта Тимеровның йөз кешелек отряды оборонада торучы гитлерчыларга тылдан һөҗүм ясый. Коты алынган фашистлар качарга мәҗбүр булалар. Захарино авылы баш күтәрүчеләр тарафыннан азат ителә. 350 хуҗалыклы бу торак пункт тулысынча партизаннар отрядына әйләнә. Икенче көнне авылга совет солдатлары керә. Минһаҗ Тимеровның батырлыгы турында аның туган авылы Елышта яхшы беләләр. Сугыштан соң Казан аэроклубында очучы булып эшли. Күренекле язучы һәм шагыйрь Салих Баттал аңа багышлап “Совет кешеләре” исемле күләмле очерк яза. (Салих Баттал Сайланма әсәрләр. Проза. Казан 1974; 116-143 битләр).
Минһаҗ Тимеровның Бүләкләре: Ленин ордены, Кызыл байрак, Кызыл Йолдыз, 1-2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы медале, Почет. билг. орд.
Өченче якташыбыз ,Түлешкә авылында 1920 елда туган Салих Хафизов та Минск шәһәреннән ерак түгел Рудно районында партизан хәрәкәтенә кушылып китә. Сугышчан дусты М. Орлов истәлекләреннән караганда, аның партизан группасы 1 бәрелеш вакытында ук 5 полицайны юк итә, отрядка ипи пешерү өчен он юнәтәләр. Тиздән бу төркем 800 дән артык партизан отряды “Знамя”га әверелә. Салих Хафизов хисабында күпсанлы батырлыклар бар. Әмма курку белмәс якташыбыз Минск өлкәсенең Червенский районы үткәрелгән сугышчан операция вакытында батырларча һәлак була.
Беренче Смоленск партизан бригадасының сугышчан тарихында Икрам Вәйзуллин исеме иң лаеклы урыннарның берсен алырга хаклы.
Икрам Хәлил улы 1919 елның 14 декаберендә Саба районының Туктар авыланда туган. 1921 елда аның әти - әнисе Кросноярск шәһәренә күчеп китә.
Анда 4 ел яшиләр. Аннары Вәйзуллиннар гаиләсе кире туган якларына әйләнеп кайта. Икрам мәктәпкә укырга керә һәм 3ел белем ала. 1929 елда Вәйзуллиннар кабат Красноярскийга китеп баралар. Икрамга укуын урыс мәктәбендә дәвам итәргә туры килә. Әмма ул үзенең бик сәләтле булуын күрсәтә, урысчаны яхшы үзләштерә, уку алдынгысы була.
Икрам кыен һәм ачлыгы белән үзәккә үткән 1933елда әнисе һәм өч кече туганы белән (әтиләре Кросноярскида кала) туган якка кайтырга чыккач та елгырлык күрсәтә: поезд станцияләрендә туктап торган арада сеңелләренә тамак ялгарлык ризык табып алып керә торган була. Моны күреп янәшәдә утырып кайткан хатын: “ Әнә, кара, бер малай бөтен гаиләне туендыра. Ә син хатыныңа да ашарлык әйбер таба алмыйсың”- дип ирен битәрли...
Икрам Саба мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлый, аннары Красноярскийда модельче белгече ала. Хәрби хезмәткә чакырылганчы завод комитеты рәисе, “торговодтрас” базасы начальнигы булып эшли. Ә Бөек Ватан сугышы хәбәрен инде ул Совет армиясе сафларында – Байкал аръягы хәрби округында ишетә. Чита өлкәсендәге хәрби частьне озакка сузмыйча Көнбатыш фронтка күчерәләр. Икрам Вәйзуллин Смоленск, Ярцево, Вяьзма янында барган сугышларда катнаша. Язмыш аңа сынауларның тагын да авыррагын , кыенрагын әзерләп куйган була.
1941 елның октябереннән Икрам инде оккупацияләнгән территориядә партизан отряды сугышчысы. Партизаннар Смоленск өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә хәрәкәт итәләр. Икрам немецларга каршы көрәштә үзен кыю, тәвәккәл сугышчы итеп күрсәтә. Партизаннар арасында абруе зур була. Бер чакны карательләр экспедитциясе “Сары фил” дигән шартлы исем астында сугышып разведка ясый. Әмма партизаннарның көчле каршылыгына очырап, зур югалтуга дучар була. Икрам куе булып үскән үлән арасыннан үтеп, нитраль зонага чыга һәм немецларның борын төбендә кул пулеметы белән коралланган румынны әсир итә. Дошман мондый “тәртипсезлекне “сизеп алып көчле ут ача . Әмма инде эш эшләнгән була, үтә кыю хөҗүм уңышлы төгәлләнә.
И.Вәйзуллин беренче Смоленск партизаннар бригадасының фронт лениясе аша үтеп , дошман тылына рейды вакытында зур батырлык үрнәге күрсәтә. Оста тактик хәрәкәтләре, тапкырлыгы өчен бригада командиры А.Евстратов аны үзенең урынбасары итеп билгели һәм сугышчыларны билгеләнгән районга күчерү бурычын йөкли. Икрам Вәйзуллин бу ышанычны да намус белән аклый.
Икрам Хәлил улының сугышчан батарлыгы югары бәяләнә. Ул “Кызыл йолдыз” сугышчан Кызыл байрак орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнә.
Тумышы белән Саба якларыннант булган партизан И.Вәйзуллин турында легендада йөрерлек кеше дип ышынып әйтергә мөмкин . Якташлары анаң белән хаклы рәвештә горурлана алалар.
Бу коточкыч еллар онытылсын, жир-ананын яралары тозэлсен, эмма элеге кахарманнардай совет солдатының нинди зур авырлыклар белән җиңүгә ирешуе бугенге житеш, рэхэт тормышта яшэучелэрне хэрберебезнен хэтереннэн мэнге жуелмасын иде.
Еллар үтү белән аларның һәркайсының шәхси батырлыгы белән кызыксыну көчәя бара.Саба туган як музее сугыш истэлеклэрен саклаучы экспонатларга бай. Хәзер дә музейда укучылар, яшьләр, ата-аналар өчен экскурсияләр, батырлык дәресләре үткәрелә. Без, музей хезмэткэрлэре зур тәрбия эше алып барабыз, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтәбез, яшьләрне актив булырга, туган ил өчен бөтен көчне, хәтта гомерне дэ кызганмаска кирәклеген каһарманнар мисалында раслыйбыз.