Ядегәр авылында яшәүче Никитина Екатерина Александровна бүген узенен бер гасырлык куркәм юбилеен билгеләп утте.
Екатерина Александровна 1921 елның 21 декабрендә Кайбыч районының Ян-Сурин авылында дөньяга килэ. Казан педагогия техникумын тәмамлаган яшь кыз 1940 елда Ядегәр мәктәбендә укытучы булып эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы әлеге белем йортында хезмәт куя. Екатерина апа гомерлек юлдашы итеп Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин туган якларына кайткан Вагыйзь исемле егетне сайлый. Алар бик матур гомер кичерәләр, дүрт бала- бер кыз,өч ул үстереп, аларга югары белем, тиешле тәрбия бирәләр.
“Балачагыбыз, яшьлегебез бик авыр чорларга туры килде. Кемнең ашлыгы бар, шуны келәт ишеген тибеп кенә ачып чыгып китәләр иде. Корылыктан соң ил аякка басып кына килгәндә сугыш афәте башланды. Бар авырлык хатын-кызлар кулында калды. 25 сутый җирне урып чыга алсаң,кич белән 100 грамм ипи бирәләр. Ул ипине балалы кешеләр имезлеккә салалар иде. Шул балаларның күбесе исән-сау әле. Мине күргәндә кочаклап күрешәләр. Безнең баштан кичкәннәрне сезгә күрергә язмасын ”,-ди гасыр әбисе.