- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Акъәбигә Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин олы хөрмәт белдереп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды.
Гөлфәридә әби Могыйзова Ябалак авылында колхозчы гаиләсендә бишенче төпчек бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Өч абыйсы сугыш кырына чыгып китә. Олы апасы Дәвеш авылына кияүгә чыга. Яше олы булу сәбәпле, әтисе сугышка алынмыйча кала. 7 классны тәмамлаган Гөлфәридә әби гаиләнең бердәнбер тоткасы була. Сылу кызның иңнәренә хезмәтнең иң авыры төшә. 14 яшьлек кызчык нәзек кенә беләкләренә салып көлтә җыя. Аны ат җигеп, эскертләргә ташый. Ир-егетләр белән беррәттән урып-җыю, җир сукалау эшләрендә дә катнаша.
“Хәзер исемә төшә дә, сискәнеп куям. Ул авырлыкларны ничек күтәргәнбездер, ул хезмәтне ничек итеп башкарганбыздыр инде. Комбайннар кырга чыккач, зур ящиклар, капчыклар белән икмәк ташыдык. Ул вакытта атларның да яхшыларын алып бетерделәр. Миңа сукыр ат эләкте. Ул мескенкәем, кая тартсаң шунда борылды, әмма үзе яхшы, тыныч иде”, - дип искә ала ул.
Гөлфәридә әби ГЭСта хезмәт куя. Кышкы сакында Арча якларына барып урман кискән мизгелләрне ул әле дә ачык хәтерли.
“Берничә ай буе салкын фатирда яшәдек. Тамак ач, өскә кияргә җылы кием юк. Үзәккә үтте ул вакытлар”, - дип көрсенеп куя акъәби.
Алга таба Гөлфәридә әби хезмәт юлын колхозда дәвам итә. Озак еллар сарык фермасында эшли. Намуслы хезмәте өчен “Атказанган колхозчы”дигән мактаулы исем белән бүләкләнә. Авыл егете белән матур гаилә корып, дүрт балага гомер бүләк итә. Газиз ике сабыеның югалту ачсын да йөрәге аша кичерә. Бүгенге көндә акъәби кызлары Наилә һәм Назимә гаиләләре тәрбиясендә гомер кичерә.
“Әниебезне үзен генә калдырырга тырышмыйбыз. Апам белән чиратлашып кайтып йөрибез. Аны кадер-хөрмәттә яшәтергә, тәрбияләргә тырышабыз. Әниебез бик тырыш булды. Гомере буе эшне сөйде. Бик күп хезмәт итте. 83 яшенә кадәр сыер асрады. Без туган йортыбызга, әниебез янына һәрвакыт шатланып, ашкынып кайтабыз”, - ди кызы Назимә Сөнгатуллина.